"Бәхетле язучы үлми..."
6 гыйнвар - язучы Мирсәй Әмир туган көн
Мирсәй Әмир Башкортстанның Мәләүез районы Җиргән авылында туа. Яшьли ятим калып, балалар йортларында тәрбияләнә. Стәрлетамак шәһәрендә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Яңа Карамалы авылында эшли. 1926 елда Казанга килеп, сәнгать техникумына укырга керә. Шул елларда беренче хикәяләре басыла башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, “Чаян” журналында, Татарстан китап нәшриятында, радиокомитетта эшли. Ватан сугышы елларында фронт газетасын чыгаруда катнаша.
1974 елда “Агыйдел” повестенең пьеса варианты өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Иҗтимагый тормыштагы һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Мирсәй Әмирнең кайбер фикерләре:
***
Язучы өчен иң зур бәхет, минемчә, язган китапларының халык тарафыннан укылуында. Үз яшьтәшләрең генә түгел, синнән буын кешеләре дә кызыксынып укуын дәвам итсә, тагын да зуррак бәхет. Ягъни, язган китапларыңның заман сынавын үтә алулары кирәк. Бу яктан мин үземне ярыйсы гына бәхетлеләрнең берсе дип саныйм... Бәхетле язучы үлми... (1977 ел.)
***
1923 елның көзе гомумән минем өчен рухи яңарыш чоры булды. Мин Аллага каршы әйтелгән сүзләрдән курыкмый башладым. Хәтта андый сүзләр миңа кызык, яңа булып тоела, аларны ишетәсе килгән саен ишетәсе килә иде. Һәм шундый бер көн килде – “Алла юк!” дип үзем әйтә башладым. Әле кайчан гына минем өчен коточкыч булган ул сүзне әйтергә курыкмыйм гына түгел, аны әйтә алуым белән горурлана идем. Без хәзер яшьләр арасында булып үткән ул хәлләрне – аллаларны сүгү, дин әһелләрен мыскыл итү кебек күренешләрне хулиганлык дип, ягъни дингә каршы көрәшү дип хөкем чыгардык. Уйлап-уйлап карыйм да, юкка рәнҗетмәдек микән замандашларыбызның яшьлеген? Тора-бара барыбер аңладык: дин ул, теге вакытта ярлыларны изү өчен байлар тарафыннан юри уйлап чыгарылган гади карачкы гына түгел, аның катлаулы тарихы бар икән. Хәзер дә кемнәр өчендер ул җан азыгы булуда дәвам итә икән, димәк аның әле һаман да тиешенчә ачылып бетмәгән серләре бар. (1978 ел.)
***
Язучының көче тормышның, бигрәк тә кеше характерының һәркем күреп бетерә алмаган яки күреп тә һәркем игътибар итми үтә торган әһәмиятле якларының катлаулы нечкәлекләрен күрә, ача белүдә. (1979 ел.)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев