Логотип Идель
Шәхесләр

Филология фәннәре докторы Җәмил Зәйнуллин вафат

Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булган.

Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булган. Бу хакта shahrikazan.ruга Казан университетыннан хәбәр иткәннәр.

Җәмил Зәйнуллин 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. 1988 елда - кандидатлык, 1999 елда докторлык диссертацияләре яклый.

Озак еллар Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләр кафедрасын җитәкли. Соңрак Көнчыгышны өйрәнү институтына нигез сала һәм беренче директоры була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев