Логотип Идель
Шәхесләр

ФӘРИТ ГЫЙБАТДИНОВ ВАФАТ...

Чувашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов гүр иясе була.

Чувашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов гүр иясе була. 

Фәрит Гыйбатдиновны күпләр Чувашстан татарлары лидеры буларак белә. Ул - танылган "Урмай моңы" татар җыры фестиваленең оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, сәнгать мәктәбе мөдире, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры, Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Аның авырып хастаханәгә эләгүе турындагы хәбәр июнь ахырында ук ишетелә. Якыннары, дуслары тиз терелеп чыгуына өмет итсә дә, Фәрит абый 7 июль көнне вафат була. Авыр туфрагы җиңел булсын!

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев