-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Галим һәм журналист
Татарларга гына түгел төрле милләт кешеләренә якын, кызыклы темаларга язган Азат Ахуновның үзе турында да язарга вакыт иде. Ниһаять, көне җитте: Азат Ахунов бүген ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә! Юбилярны котлауларга “Идел” дә кушыла, Азат Марсовичка без һәртөрле эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Азат Марс улы Ахунов – тикшеренүче галим, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр. Шәркыятьче, төркиятче, исламиятче, тәрҗемәче һәм журналист. Фәнни кызыксынулары – шәркыятьчелек тарихы, Русиядә ислам, шәрекъ һәм төрки-татар әдәбияты һ.б.
Азат Ахунов авторлыгындагы 2 персональ һәм 3 коллектив монография, текстология буенча 3 фәнни хезмәт, 4 уку әсбабы басылган, 200дән артык фәнни-популяр мәкалә Русия һәм чит ил журналларында нәшер ителгән. Ул татар, рус, гарәп, төрек, фарсы, инглиз телләрен белә.
Журналист буларак та, А. Ахунов кызыклы һәм бай иҗат сандыгына ия. Ул төрле басмалар белән хезмәттәшлек итә. 2006-2009 елларда “Идел” журналының рустелле вариантында баш мөхәррир урынбасары булып эшли, Әхәт Мушинский, Роза Кожевникова, Рөстәм Шакиров, Галина Зәйнуллина, Айсылу Хафиз кебек һөнәрмәндләр белән беррәттән, аның исеме дә журнал елъязмасына зур хәрефләр белән язылган.
Коллегабызның геройлары дөньяның төрле илләрендә, төрле кыйтгаларында яши. Алар бик тә төрле кешеләр, ләкин Азат Марс улы Ахунов беренче нәүбәттә аларның татарларга кызыклы ягын күреп, кабатланмас шәхес буларак ачып бирә. Ул интервью алган кешеләрнең саны дистәләр белән түгел, йөзләр белән исәпләнәдер.
Татарларга гына түгел төрле милләт кешеләренә якын, кызыклы темаларга язган Азат Ахуновның үзе турында да язарга вакыт иде. Ниһаять, көне җитте: Азат Ахунов бүген ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә! Юбилярны котлауларга “Идел” дә кушыла, Азат Марсовичка без һәртөрле эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Журналистикадагы эшчәнлеге өчен А. Ахунов 2008 елда “Бәллүр каләм” республика һөнәри конкурсының төп номинациясендәге – “Журналистикада исем” бүләгенә ия булды. Фәндәге һәм журналистикадагы эшчәнлеге күпкырлы һәм бәрәкәтле булса да, Азат Ахуновның мактаулы исемнәре әлегә юк. Коллегабызның тынгысыз хезмәте рәсми төстә дәүләт оешмалары тарафыннан да танылыр, дип ышанабыз.
Һәрбер редакциянең еллар буена җыела килгән үз “кызык капчыгы” була. “Идел”нең шундый “капчыгы”нда Азат Ахунов белән бәйле берничә очрак та бар:
#Азат Ахунов төрле титулларына тагын берсе, рәсми булмаганы өстәлергә хаклы. 2007 елда “Идел”нең хатын-кыз хезмәткәрләре анкета үткәрү юлы белән редакциядәге иң күркәм холыклы ир-атны сайлады. Бөтен анкеталарда, бер-берсеннән күчерелгәндәй, бер сүз ярылып ята: “Ахунов”! Һәм бу чыннан да лаеклы исем – редакциядәгеләр Азатның сабыр, кешеләргә, аеруча хатын-кызларга карата ихтирамлы, әдәпле һәм тыйнак булуын яхшы белә иде.
#1990-2000 елларда татар матбугатында җор телле автор – Марс Ахуновның шаян язмалары, башваткычлары еш басылды. Кайчагында аларны укыганчы ук авыз ерыла башлый, шул сәбәптән, авторы да бер бик мәзәкчән кеше, дип күзаллангандыр, мөгаен.
Җитди, басынкы һәм фән кешесенә хас вәкарьлеге дә бераз сиземләнгән Азат Ахунов “Идел”гә урнашкач, аннан шаяртып: “Син алай-болай теге мәзәкче Ахуновның туганы түгелме?” – дип сорыйлар. Азат аларга: “Әйе”, - дип җаваплый. Баксаң, ул Марс Ахуновның улы икән. Кыяфәте җитди булса да, Азат Ахунов уен-көлкене аңлый, бәяли торган кеше үзе.
Азат Ахунов белән интервью “Идел”нең 2019 елгы декабрь санында басылды. Электрон версиясе: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/azat-akhunov-ideld-zydulla-imtikhan-aldy
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз