Логотип Идель
Шәхесләр

КҮҢЕЛЕНДӘ - КАРУРМАН

Актарылсын хәтер! Сүнгән учак урыннарында кузлар кабынсын, тарих сәхифәләренең томаны таралсын.

"Карурман...Этой песней ты меня убил...
(Мстислав Ростроповичның Илһам Шакировка әйткән сүзләре)

Илһам елы - илһамлы ел...

Туган халкының күңел күгенә күтәрелгән Тургай, җырла син, солтанатлы талант иясе, Ходай тылсымыннан яратылган сәмави тавышың белән уят газиз җаннарны!

Актарылсын хәтер! Сүнгән учак урыннарында кузлар кабынсын, тарих сәхифәләренең томаны таралсын.

Җырла син, сулкылдасын бәгырь, җылатып юат, татар дөньясын.

Син - кара урман ИЯСЕ, моң ИЯСЕ...

Кадереңне аңлата белмәсәк, кичер безне, үкенечле елларга салават әйтеп озатыйк та, яңа дәвер капкаларын мәрхәбә! диеп ачыйк әле!

Халыкның гасабилы язмышын йөрәгеңнән үткәреп, үз җырлары аша Син аңлаттың, үз моңыңны бирдең, Син уяттың, үгет-нәсихәт бирдең, Син уй салдың, өмет канатларын терелтеп, очар офыкларын киңәйттең.

Татарның канлы да, шанлы да тарихы сүз белән түгел, күбрәк моң белән язылган. Илләр ава, китаплар яндырыла, тел бетә - иң актыктан моң кала...

Үзен империя хуҗасы санаган халыкларның җыр сүрүендә моң түгел, хәрби марш тантанасы өстенлек итә. Моң башка...

Күпме мәмләкәтләр нигезендә, төрле исем вә байрак астында, татар каны тамган. Көчле дәүләтләр төзелгән, шулар белән бергә дәһшәтле җимерелгән, таркалган, сибелгән халкым Олы язмыш, Олы хәсрәт кичергән- менә шул хис моң дигән илаи тәэосоратны тудырган.

Җырла Син, гасыр улы, мәшһүр талант иясе, моң галәмендә ни гамь бар, сөйлә безгә, күңелләрне сыгылдырып, моңай бер, тарих пәрдәләре артында үткән зурлыкларның даны ачылсын...

Татар җырында - Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша килә-килә, бөек Римгә кадәрге ераклыкларны тояк тетрләүләре белән уяткан Атилла Һуннарының тантанасы бар;

Татар җырында - Хәрәзем оазисларында димәшекъ хәнҗәре белән кояш нурын кискәләп биегән гаярь егетләрнең ефәк тирмә эчендәге җариялрне гашыйк итү матурлыгы бар;

Татар җырында - Кубрат хан сараеның алтын чигүле гөмбәзләрендә, җиңел шәүләләр уйнатып, фонтан тирәли биегән ыспай болгариларның чулпы чыңнары бар;

Татар җырында - Алтын Урданың җилгә изүен ачкан балбаллы япан далаларында Идегәйдән илсез калган мосафирлар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар;

Татар җырында - Пирамидалар иле- Мисыр тәхетен яулап алган мәмлүк Бибарыс яраннарының саз-кураена гарәп мәкаме кушылган сыктау аһәңе бар;

Татар җырында - Идел карамаларыннан алып, малахит Урал сыртлары аша, Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар;

Татар җырындагы кодрәтле тылсымны, Күк тәхетеннән иелеп, Тәңре үзе тыңларлык...

"Идел", февраль, 1995 ел

Марсель Галиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев