Хатыйп Миңнегуловны котлыйбыз!
Бүген татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегуловның туган көне - 81 яшь!
Бүген татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегуловның туган көне - 81 яшь! Күркәм юбилей уңаеннан галим белән "Идел" архивында сакланган интервьюны искә алыйк әле.
– Хәзерге татар әдәбиятында яңа исемнәр, әдәбиятта вакыйга булырлык әсәрләр бармы?
– Соңгы дәвер әдәбияты белән махсус шөгыльләнмәгәч, җыеп кына әйтүе кыен. Шулай да кызыксынып барам. Шөкер, әдәбиятыбыз хәзер дә әйбәт бара. Төрле жанрларда әсәрләр туа. Аерым алганда, Туфан Миңнуллин әсәрләрен әле без бәяләп бетерә алмыйбыз. Шулай да хәзер мин прозада нәтиҗәле генә эшләп килүче Марат Әмирхановка игътибар җитми дип исәплим. Ул иллесе тулгач кына әдәби иҗатка тотынды. Милли күтәрелешкә җавап йөзеннән җитди, саллы әсәрләр язды ул. Әйтик, “Тояк эзе”, “Дөя муены”, “Гөлнәзирә”, “Мөкәррәмә”, “Тәкъдир”, “И кылган минем догам” һәм башкалар. Шушы кеше 75нең югары ягына чыккач, тарихи әсәрләр яза башлады. Ун елда биш тарихи роман язып бастырды. XIV-XV-XVI гасырларга караучы вакыйгалар яктыртыла аларда. Тарихи теманы эшкәртүдә хәзер ул үрнәк булып тора. Озакламый аңа 85 тулачак. Шигъриятебездә Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратны атап китү кирәк. Өлкәнрәкләргә тукталмыйм. Драматургларыбыз да бар. Дөрес, совет чорында әдәби процесс тирәнтен анализлап барыла иде. Хәзерге әдәбият тәнкыйтьтән, фәнни тикшеренүләрдән читтәрәк калып килә. Яхшымы, яманмы икәнен хәзерге укучыларга җиткерергә кирәк. Тик мавыктыргыч, популяр телдә язылган рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре юк дәрәҗәсендә диярлек аз. Моның объектив сәбәпләре дә бар. 1990 елларда Казанда биш әдәбият кафедрасы булса, анда иллеләп укытучы эшләсә, хәзер бер җирдә – КФУда бер әдәбият кафедрасы калды. Анысында да тулы ставкага эшләүче 7-8 кеше генә бар. Калганнары 0,1-0,5, ставкага эшли. Янә килеп, элек профессорларга 650-700 сәгать нагрузка-дәрес бирү таләп ителә иде. Хәзер профессорга да, ассистентка да 900 сәгать. Дәресләрдән тыш, фән белән шөгыльләнергә вакыт бик аз кала. Шулай итеп фән икенче, өченче планга күчә. КФУда гына түгел, бәлкем бөтен Россиядә шушындый хәлдер.
– 20-30 ел алга карап илдәге сәяси вәзгыятьне фаразлый аласызмы?
– Мин сәясәтче түгел. Пәйгамбәрлеккә дә дәгъва кылмыйм. Илдәге, Татарстандагы хәлләр үзебезгә генә бәйле түгел. Дөнья яссылыгында да карарга кирәк. Кайвакыт көтелмәгән хәлләр бик тирән борылышлар китереп чыгара. Бу сорауга җавап бирергә авырыксынам. Иман, ышаныч дигән нәрсә бар. Шул сәбәпле тормыштагы ямьсез күренешләр кими барыр дип өмет итәм. Гадәттә туган телгә, мәдәнияткә әллә ни игътибар итмиләр, икътисадны алга куялар иде. Әнә Шотландиядә, Каталониядә халык кузгалды бит. Димәк, башка закончалыклар да ачыла. Бәлкем глобальләштерүгә каршы хәрәкәтләр шушылай башлана торгандыр. Шуңа күрә мин өметсезлеккә төшмим. Әмма ура-патриотизмга бирелеп, бөтенесен дә шомартырга да ярамый торгандыр.
– Иске дуслар дип әйтерлек кешеләр биш-алтыга җыеламы?
– Кешеләр белән дошманлашканым юк диярлек. Әмма мин бик якын дус та түгел. Гадәттә, күмәк кичәләрдә бераз утырам да, күңелсез була башлый да, аннан китеп барам. Бераз индивидуалист та бугай мин. Дуслар бар, әмма беркемне дә диярлек әллә ни якын җибәрмим. Дөрес, Рәдиф Гаташ белән без бик күптәнге дуслар. Аның белән серләребез килешә. Көнендә ике-өч мәртәбә аның белән сөйләшмичә калмыйм. Әдәбият, тел, милләт, сәнгать, газета-журналлар турында сөйләшүдән без ничектер кызык-ямь табабыз.
http://old.idel-tat.ru/hatip-abi/
фото: zainsk-rt.ru
«Идел» журналы 16+
Теги: шәхесләребез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев