Логотип Идель
Шәхесләр

Хәния Фәрхи истәлегенә

Мин җиргә яз белән килгәнмен, Еласы урында көлгәнмен.

Разил Вәлиев шигыре

БӘХЕТЛЕ БУЛСЫННАР ҖЫРЛАРЫМ

(Хәния Фәрхи истәлегенә)

Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да,дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем

Дөньяда килү бар,китү бар…
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,-
Мин киткәч,бурычым җыр түләр.

Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз,урманнар,кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым

фото: яндекс.ру

«Идел» журналы 16+

Теги: җырчы, Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев