Логотип Идель
Шәхесләр

КҮПСАНЛЫ КИТАПЛАР АВТОРЫ ҖӘГЪФӘР ХӘЗРӘТ МӨБАРӘК ГҮР ИЯСЕ БУЛДЫ...

Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның туксанынчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәттә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган.

20 ноябрь иртәсендә танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк 80 яшендә вафат булган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәгъфәр хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлый һәм алтмыштан артык исемдә китап бастыра. Ул революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерә. Хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз.

Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның туксанынчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәттә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Аллаһы Тәгадә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсы, диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгынамәсендә.


dumrt.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев