Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2854
      0
      6

    Көрәшче Ильяс Галимов коронавирустан вафат булды

    "Шәһри Казан" газетасы хәбәр итә:

      Татар дөньясындагы иң атаклы көрәшчеләрнең берсе, Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов пневмониядән вафат булган. Моннан өч көн элек кенә Ильяс хастаханәдә ятуы турында сөйләгән булган.

    Реклама

    "Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк сиптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диареа азаплый. Тән, әйтерсең лә, кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра", диде Ильяс - Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр... Гафу, Радик, башка сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз икән. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә, - дип сөйләгән иде безгә Ильяс Галимов.

    чыганак һәм фото: shahrikazan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!