Логотип Идель
Шәхесләр

ЛАНДЫШ ГАБДРАХМАНОВА: «Өмет белән керәм көзләремә...»

"Идел" журналы аны чын күңелдән әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрик итә!

Бүген яраткан шагыйрәбез, бик күп җырлар авторы, тормышка гашыйк Ландыш Габдрахманованың туган көне! "Идел" журналы аны чын күңелдән әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрик итә! Иҗат чишмәсе саекмыйча, яңадан-яңа шигырьләр туып торсын!

Өмет белән керәм көзләремә –

Табылырсың кебек.

Сиздермичә килеп чәчләремә

Кагылырсың кебек.

Эзләремә минем элеккечә

Табынырсың кебек.

Моңнарыма кушам сагышымны –

Сагынырсың кебек.

Сөю гөлләреннән күпер үрәм –

Юл алырсың кебек.

Юк! Кирәкми! Куркам…Тапсам, кабат

Югалырсың кебек…

Ландыш ГАБДРАХМАНОВА шигыре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ландыш Габдрахманова, шагыйрә, иҗат, мәхәббәт, табигать, сөю, туган көн, көз, җырлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев