-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
МУЗЫКА БЕЛГЕЧЕ, ФОЛЬКЛОРЧЫ ГАЛИМ МӘХМҮТ НИГЪМӘТҖАНОВ ВАФАТ...
Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Бу мәгълүматны галимнең хатыны Альбина ханым раслады.
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.
«Соңгы атнада хәле бик авыр иде. Бүген төнлә китеп барды. Иртән Осиново бистәсе зиратына җирләдек. Үзе шулай әйтеп калдырды. Ул зиратта минем әниләр җирләнгән», — диде галимнең тормыш иптәше.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Казан музыка училищесенда укыта. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри.
1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.
2017 елда галимнең «Милләтем чын сәнгатькә лаек» диеп аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз