-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Нурбәк Батулла: "Заманча сәнгатьне аңларга кирәкми!"
"Бу заманча сәнгатьне аңламыйм мин", - дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Шул турыда бер-ике сүз язасым килә.
Күбегезне тынычландырырга ашыгам: заманча сәнгатьне (гомумән сәнгатьне) аңларга кирәкми! Дөресрәге, сәнгатьне (спектакль-мазарны) акыл һәм хисләр (тоемлау/интуиция) ярдәмендә кабул итү мөмкин. Мин спектакльне аңламасам, икенче ысулны - хиссиятне кулланырга мәҗбүр булам. Һәм бу бик яхшы! Чөнки безнең төрки бабаларыбызга дөньяны танып белүдә икенче ысул күбрәк ярдәм иткән,-дип уйлыйм. Шуңа күрә без җыр, шигырь сөючән халык булганбыз элек. Ә хәзер? Хәзер хиссият чакраларыбыз (чокырларыбыз) ябылган, тузанланган. Сәбәбе - совет заманында хөкем сөргән материалистик фәлсәфә. Димәк, иң яхшы спектакльләр - аңлашылмый торган спектакльләр. Чыннан да, тере сәнгать ("заманча",- дигән сүздән косасы килә. Сәнгать заманча белән борынгыга бүленми, тере белән үлегә бүленә). Аңлашылмый торган, сәер булуга омтыла. Сәерлек аша гына яңалыкка чыгып була. "Яңалык" шигарен байрак итеп күтәрә заманча театр. Чөнки яңа, әлегә аңлашылмый торган хисләр кичергәндә минем баш миемдә яңа нейрон бәйләнешләр барлыкка килә. Һәм минем психикам, мием үзгәрешләргә әзерләнә башлый. Тиз үзгәрүчән заманда бу бик кирәкле сыйфат. Димәк, заманча сәер сәнгать милләтне саклап калырга ярдәм итә. Әлбәттә, бу сүз массакүләм (эстрада, попса) турында бармый. Анда киресенчә: кешегә таныш булган хисләрдә уйнап, аның күңел кылларын тибрәтеп акчасын суырып алу. Мин ул күренешкә каршы түгел. Һәр кеше, һәр тамашачы, һәр режиссер үз юнәлешен үзе сайлый. Әлбәттә, кемдер "алтын урталык",-дияр. Алтын урталыкка килер өчен тигезлек кирәк. Әлегә тигезлек юк: 10 спектакльның 9 - искечә куелган. Ләкин кайгырмыйк.
Нурбәк Батулла
Instagram сәхифәсеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз