-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Равил Шәрәфиев: "Мине яшьләр бик ярата"
Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның туган көне! Ул бүген 82 яшен тутыра! Аның белән кызыклы әңгәмәне урнаштырырга булдык. Котлавыбыз булып барып җитсен!
– Сезнең кебек популяр булып калу өчен нишләргә кирәк?
– Популяр булу өчен махсус тырышмадым. Әмма сәхнәнең үз законнары бар. 40 градус температура белән дә уйнаганым бар. Сәхнәгә син бөтен барлыгыңны бирергә тиешсең. Гәүһәр Камалова минем өчен үрнәк иде. Авыр гәүдәле, диабет белән дә авырый, эх-эх сулап театрга килә, сәхнәгә чыга да, ут өертеп йөри, бии, сәхнәдән чыгып эх-эх сулап өенә кайтып китә. Сәхнәдә бервакытта да авыруын күрмәдем. Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров та шундыйлардан.
– Холкыгыз бик авыр, театрда эшләү җиңел түгелдер?
– Туры сүзле булуым аркасында театрда бик яратып бетермәделәр мине. Марсель Хәкимович кирәк булганга гына уйнатты, “Зәңгәр шәл”дә ишанны тәкъдим иткән иде, алынмадым. Шуннан соң ул миңа роль бирми башлады. Аннан Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә, Венералар белән концертлар куеп йөрдем. Ул вакытта итен дә, акчасын да биреп кайтаралар иде. Шул чакта туйганчы яңа суйган ит ашап калдым. Ул чорда театрдан китү турында сүз кузгаткач, Марсель Хәкимович дачага килеп керде: “Син шундый ният белән йөрисеңмени? Әйдә, китмә инде! “Баскетболист” һәм “Чапты атым Казанга” спектакльләрен куябыз. Шуларның кайсысында телисең, шунда уйна”, – диде.
– Театрга сез бүген кирәкме?
– Җибәрмиләр икән, кирәктер дип саныйм. Мине яшьләр бик ярата, фотога төшәләр, урамда сөйләшәләр. Яшьләр арасында популяр булу минем яшьтәге кеше өчен зур бәхет.
– Кайсы гасырда яшәр идегез?
– 19 гасырда. Шул заманда бер яшәгәнмен дә бугай – миндә декабристлар җаны. Декабрист булып яшәгәнмен булса кирәк.
– Сезне сөргенгә дә сөргәннәрме?
– Анысын ук белмим, тик яшәвемне тоям. Бүгенге яшәвем өченче тормышым дип беләм. Икенчесен Төньяк котыпта яшәгәнмен.
– Җаннарның күчеп йөрүе Ислам тәгълиматына каршы килә.
– Җан күчә дип саныйм. Кыш көне бакчама боз аркылы чыгам. Кояшлы көнне чаңгы белән чыгам. Кар. Дөнья ап-ак. Минем шунда тыным кысыла, шулхәтле рәхәт! Котыптагы тормышымның чагылышы дип карыйм моны, анда мин җанвар булганмын.
Фото: Раил Рәшитов
архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз