Шәхесләр
РӨСТӘМ ФӘЙЗУЛЛИН ВАФАТ
19 июль көнне шагыйрь, журналист Рөстәм Фәйзуллин вафат булды.
19 июль көнне шагыйрь, журналист Рөстәм Фәйзуллин вафат булды.
Аны милләтебез күбрәк Рөстәм Акъегет тәхәллүсе аша таный. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны әлегә билгеле түгел.
Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына авыр кайгыны күтәрерлек күркәм сабырлык телибез…
Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин, әдәби тәхәллүсе Акъегет (1951 елның 5 мартында туган) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев