Логотип Идель
Шәхесләр

Рәшит Шамкайга - 80!

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкайны белмәгән кеше юктыр. Бүген ул 80 яшен тутырды!

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкайны белмәгән кеше юктыр. Бүген ул 80 яшен тутырды!

– Рәшит абый, каралып торган кашларыгыз агарган, буяп чыгарга туры киләме? Нишлисез?

– Юк, буямыйм, Ходай биргән каш. Алдырырга да кушалар. Каш – әтинеке, Шәмкәй ыруыннан килә. Ике абый бар, аларда каш юк менә. Сәхнә өчен образлар тудырырга бара. Кашны чын түгелме-юкмы икән дип тартып караучылар да бар.

– Көлкеле видеоларга күп төштегез. Интернетта бик күп алар, үзегезне карыйсызмы?

– Интернетны белмим. Тутырганнар инде, әйтәләр. Әле бик оятсызлары да бар. Үзара сөйләшкәндәгене төшергәннәр. Үзләре Рәшит абый, фәлән-төгән дип сөйләндерәләр, үзләре яздырып алганнар, оятсызлар.

– Сәхнәдә шигырьләр дә күп сөйләдегез...

– Сөйләп кенә калмыйм, язам да.

Ана күңеле – балада,

Бала күңеле – далада.

Ә мин киттем

Хыялым артыннан

Күз күрмәгән ерак калага.

Сине оныттым, янәсе,

Мин кайтам искитмәле

Эш күрсәтеп, майтарып,

Хыялымны җиктем тотып,

Әмма ләкин

Үткәннәрне булмый кайтарып.

Алны-артны, уңны-сулны күрми,

Эт кугандай чаптым да чаптым.

Инде күптән тиеш нәрсәләрне

Кырык яшемдә генә таптым.

Ары тарттым, бире тарттым,

Шактый малым калды түгелеп.

Калган малларымның астында

Яшьлегем, мәхәббәтем,

Газиз анам калды күмелеп.

Инде артта, бик еракта

Анам бәгърем калды аерылып.

Искә төшкән саен аһ итәмен,

Тик бушлыкка карыйм каерылып.

Әти-әнине вакытында тәрбия кылып калырга кирәк. Тәрбия күрсәтеп калырга кирәк, югыйсә соң була.

Чыганак: shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев