Логотип Идель
Шәхесләр

ШАГЫЙРЬ, ПУБЛИЦИСТ ИРЕК САБИРОВ ВАФАТ...

Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров вафат.

Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров вафат.

tatar-congress.org

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала. Ирек Сабиров, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, узган гасырның 1990 елларында Еманжелинск шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәген оештыра, озак кына еллар аның җитәкчесе вазифаларын башкара.


1997–2002 елларда Урал төбәге нәшриятларында Ирек Сабировның поэзия һәм проза жанрларында берничә китабы — татар телендә «Яшим!», «Аваз», рус телендә «Люблю и верю», «Сезон клубники и зарниц» һәм «Апрель» исемле китаплары дөнья күрә. 2004 елда исә Казанда шагыйрьнең «Манзара» исемендә яңа шигырьләр җыентыгы басыла. Ул Россия Федерациясенең II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев