-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Шәмсия Җиһангирова: "Сабыр итә күрче! Сабыр..."
Бүген татарның гүзәл шагыйрәсе Шәмсия Җиһангированың туган көне! Аны ихлас күңелдән күркәм бәйрәме белән котлап, шигырьләрен укып алыйк әле.
Үбеп кенә уятырмын, димим, –
Үбешүләр онытылган инде…
Гәрчә, яшьлегемдә иреннәргә
Сутлап туймас сөю тулган иде.
Үбеп йоклатырмын, дип тә әйтмим, –
Синнән, миннән йокы качкан чаклар…
Җан сыеныр кеше көтә-көтә,
Кайнарлыгын югалткан кочаклар.
Бер-беребезнең «көен» табар өчен
Әле безгә күпме тырышасы?!
«Мин хаклы!»ны исбат итмәк булып,
Сүздә, эш-гамәлдә узышасы.
Тырышырга кирәк булыр әле
Сөюне сүндерми саклар өчен…
Нахак, гайбәтләрдән өстен калып,
Тугрылыкның хакын хаклар өчен.
Булдырырбыз! Икебез дә көчле,
Икебез дә тыныч, тыйнак, сабыр…
Шушы яшьтә табышканбыз икән,
Калган барысы – пүчтәк булып калыр!
Сабыр итә күрче! Сабыр… сабыр…
Мин яшим
Бу тормышның тәмен татып яшим,
Һәр мизгелен тоям гомеремнең.
Янәшәмдә өзелеп сөйгән ярым –
Гамьнәрен аңлаучы күңелемнең.
Кая барсам, шунда дусларым табам –
Кулларымны сузып күрешәм.
Өлешемә тигән көмешемне
Җан дусларым белән бүлешәм.
Бу тормыштан күпне өмет итмим –
Җирдә яшим икән, шул җитә!
Бүгенгесен исән-имин үтсәм,
Алда мине яңа көн көтә.
Яңа көнгә керфек каккан саен,
Рәхмәт укыйм яшәү яменә.
Беркайчан да битараф булмадым,
Шөкер, чит кешеләр гаменә.
Мине дошман күрүчеләр бардыр,
Ә минем булмады дошманым...
Аклык алып яшим һәр көнемә
Күңеленнән якын дусларның.
***
Әйләнеп карыйм мин үткәнгә,
Югарыдан карыйм – көткәнгә.
Үткәнемне салам күчәргә,
Киләчәгем салам үлчәмгә.
Үткәннәрем хәлдән тайдыра,
Киләчәгем хәйран калдыра.
Үткәннәрем түгел май гына,
Киләчәккә барам җай гына.
Үткәннәрем булган күрәчәк,
Алда көтә якты киләчәк!
Шөкер итсәң, ул тиз киләчәк,
Ходай бетмәс бәхет бирәчәк!
Мин югалтмый яшим өметне,
Киләчәгем шуңа өметле!
Карыйсың син миңа көлепме,
Әллә син дә минем кебекме?!
Фотолар: pixabay.com һәм шагыйрәнең Вконтакте бите
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз