Логотип Идель
Шәхесләр

ТАНЫЛГАН КӨРӘШЧЕ ВАФАТ БУЛДЫ

Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче йөрәк өянәгеннән вафат булган...

Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче Марат Ишмөхәммәтов йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Бу турыда "Шәһри Казан" хәбәрчесенә Кукмара көрәшчеләре хәбәр итте. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: shahrikazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев