Логотип Идель
Шәхесләр

Тарих төрлечә язылган заман

ТАССРның йөз еллыгы хакында зурлап сөйләшү башлангач, Төркиядә чыга торган басмалардан ТАССРның түгәрәк даталарына кагылышлы язмаларны караштырдым...

ТАССРның йөз еллыгы хакында зурлап сөйләшү башлангач, Төркиядә чыга торган басмалардан ТАССРның түгәрәк даталарына кагылышлы язмаларны караштырдым...

Әлбәттә, мөһаҗирлеккә киткән татар зыялылары чыгарган, эшләгән, хезмәттәшлек иткән басмаларда татарларга бәйле мәкаләләр бихисап. Мин аларның бары тик берсенә - Төркиядә яшәгән татар галиме Әхмәт Тимер мөхәррирлегендә дөнья күргән «Төрек културы» журналының 1971 ел, унынчы санында чыккан язмага тукталам. Чөнки анда ТАССРның 50 еллыгы турында сүз бара. Шуның белән бәйләп, ХХ гасыр башына кагылышлы, бездә күп еллар дәвамында бер яклы гына каралган һәм тиешенчә өйрәнелмәгән кайбер тарихи сәхифәләр яктыртыла.


  

 Журналның унынчы саны рус телендә чыккан «Ленин вә Татарстанда социалистик корылыш» (Мәскәү, 1970) дигән китап белән таныштыра. Китап авторы – М.А. Сәйдәшева. Китапка күзәтүне А.Хәкимуглы ясаган. Мәкалә болай башланып китә: «Татар Мохтар Совет Социалист Җөмһүриятенең (Татарстан Автоном Совет Социалистик Республика) корылуына 1970 елның 25 июнендә 50 ел тулды. Бу уңайдан Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм авылларында да зур тантаналар уздырылды. Бу уңайдан Казанда һәм Мәскәүдә татар һәм рус телләрендә язылган бик күп китаплар нәшер ителде. Бу китаплар арасыннан бигрәк тә «Ленин вә Татарстанда социалистик корылыш» атлы әсәр диккатьне җәлеп итте. Аның максаты башка әсәрләр кебек, совет идарәчеләренең сәясәтен мактау һәм татар-башкорт халыкларына кылынган һәм кылынып килгән гаделсезлекләрне каплаудыр».  


    Мәкалә авторы китаптагы нинди фикерләр белән килешми соң? Нинди гаделсезлекләргә ачына? Иң беренче чиратта, халкыбыз башына килгән 1921-1922 елгы ачлык елларына кагылышлы мәгълүматларның төгәл булмавына һәм кайбер фактларның күрсәтелмәвенә ризасызлык белдерә. «Язучының фикеренә күрә, ул ачлыкка сәбәп: 1921 елдагы корылык һәм Көнбатыш илләре тарафыннан коммунист Русиягә билгеле булган икътисадый ярдәмнең аксавы, имеш. Бу ике факторның роль уйнавы мөмкин. Ләкин Идел буендагы җитди ачлыкның асыл сәбәбе, коммунистларның бу җирләрдә яшәгән халык кулыннан ризыкларын алып гаскәриләренә бирүдер. Китапта бу хакта һич язылмаган», – дип ассызыклый А.Хәкимуглы. Шулай ук Америка «А.R.A» оешмасының Идел буе халыкларына ризык, кием, дару, чәчәр орлык белән ярдәм итүе турында язылмаганны әйтә. «1921-22 елларындагы ачлык татар-башкортлардан йөзмеңләрчә кешене үтерә. Ачлык шул дәрәҗәгә җитә, кешеләр бер-берсен ашарга мәҗбүр кала. Совет режимы ачлык башланыр-башланмас ярдәм итмәде. Киресенчә, соң гына кайбер чаралар күрә башлый, кызганыч, бу җитәрлек түгел иде», – ди.


    Алга таба сүз «сәнәкчеләр сугышы» турында бара. Бу вакыйга турында түбәндәге мәгълүматлар бирелгән: 


    – 1919 елның соң айлары һәм 1920 елның чирегендә татар-башкорт авылларының коммунизмга каршы баш күтәрү хәрәкәтләре халык арасында «сәнәк сугышы» диелә. Баш күтәргән халыкның күбесе тимер сәнәк белән коралланга шушы ат бирелә. Кайбер авылларда бу хәрәкәтне «чапан сугышы» дип йөртәләр. Аларның байрагы яшел ислам байрагы була. Ул байракларга: «Үлсен (катсын), бетсен, Аллаһсыз коммунистлар! Яшәсен татар-башкорт халкының хөррияте!» – дип язганнар. 
    – Бу баш күтәрү хәрәкәтендә татар-башкорт сугышчылары бик зәгыйфь коралланганга күрә һәм идарә үзәкләре булмау сәбәпле, коммунистларга җитешә алмады. 
    – «Сәнәк сугышы» аеруча Бөгелмә, Бәләбәй һәм Бугуруслан өлкәләрендә көчле була. Хәзер Бөгелмә Татар Мохтар Совет Социалист Җөмһүриятенә, Бәләбәй Башкорт Мохтар Совет Социалист Җөмһүриятенә, Бугуруслан исә Сембергә (Ульяновск) бәйле. Болар барысы да татар-башкорт шәһәрләре. 
    – 1919-1920 еллар арасында баш күтәрүчеләргә өч йөз авыл кушылган. Бу – безнең халкыбызның коммунизмга каршы беренче мәртәбә аяк басуы. Һәм татар-башкортларның коммунизмны беренче көннәреннән кабул итмәвен күрсәтүче тарихи бер дәлил. Татар-башкорт халкы бу сугышта шәһид киткән улларын беркайчан онытмас.

 ТАССРның 100 еллыгы ул бер гасырлык дәвер дигән сүз. Югалтулар, казанышлар, аяныч хәлләр, курку-куркытулар, өмет-шатлыклар үрелеп барган. Кайбер мәгълүматлар күпертелгән, бик күбесе яшерелгән. Шуңа күрәдер дә бу чорда булган вакыйгаларга бер төрле генә караш беркайчан була алмас. Үзебездә дә, чит илләрдә дә. Һәм бу еллар тарих төрлечә язылган заман буларак та тарихка керер...

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТАССРга 100 ел 100 лет ТАССР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев