-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
ҮЗ ХАЛКЫНЫҢ ТУГРЫ КЫЗЫ ИДЕ...
Яңа көнгә исән-имин аяк басуыбызга сөенергә өлгермибез, яңа хәбәрләр килә тора... Кайвакыт – сөендерми торганнары да... Үз хезмәт өлкәсеннән таныган, мәсләктәше яки һөнәрдәше китеп барса, кешеләргә бигрәк тә авыр.
Кичә коронавирустан фольклорчы, эпос белгече, филология фәннәре кандидаты, Гөлнар Вилдан кызы Юлдыбаева вафат.
Галимә Уфада яшәгән, Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшләгән. Илнең фольклорчылары арасында шактый мәгълүм кеше булган.
“Бик иртә арабыздан китеп баруы сәбәпле, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фольклорчылары мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
Фән дөньясы әһелләре бер-берсенең хезмәтләрен, казанышларын күзәтеп бара. Гөлнарны да таный идек. Һәркайсыбыз аны фән дөньясында үзенең лаеклы урынын булдырган тирән белемле, киң эрудицияле галимә, күркәм холыклы, ярдәмчел, олы җанлы шәхес буларак беләбез. Ул башкорт халкының ватанпәрвәр кызы иде, үз халкына тугрылыгы, барлык төркиләрне үз итүе, ут күршеләре белән һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булуы белән киң җәмәгатьчелекнең тирән ихтирамын казанды. Халык иҗатына, башкорт һәм төрки эпосына багышланган күпләгән җитди хезмәтләре, фәнни даирәдәге барлык чаралардагы активлыгы белән Башкортстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә, төрки дөньяда үз фикердәшләрен булдырды” – диелә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фольклорчыларының Уфага, мәрхүмә эшләгән институтка юллаган кайгынамәсендә.
Казан фольклорчысы, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова үзенең социаль челтәр аккаунтында хәбәр итүенчә, Гөлнар Юлдыбаеваның фейсбуктагы иң соңгы постында 11ноябьдә: "Белсәң иде, бик нык яшисе килә", - дип язылган булган... Мәрхүмә турында гаять җылы сүзләр яза Лилия Хатип кызы: “Ул халкын яратып яшәде, төркиләрне бик якын итте, аларның иҗатын өйрәнеп, хезмәтләр калдырды, безнең белән, татарлар белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәт тотты. Үзен коткарып калырлык чара табылмады шул. 28 декабрьдә 44 яше туласы иде. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле! Аллаһ рухын шат кылып, урынын җәннәттә итсен берүк!»
Фото: www.bashinform.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз