-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Төрекчә пылау рецепты
Кичкә нәрсә пешерергә икән дип баш ватасыз икән, бу рецепт сезнең өчен. Бик уңайлы, җиңел һәм искиткеч тәмле ризык — төрекчә пылау. Ул гарнир буларак та, аерым ризык буларак та тәмле ашала.
Ниләр кирәк булачак?
Булгур ярмасы, якынча 300 грамм.
100 г. Ак май
1 зур яки 2 кечкенә суган
1 кишер
2 болгар борычы, төрле төсле булса да ярый.
2 помидор һәм 3 кашык томат пастасы.
400 миллилитр шулпа (шулпа урынына су кулланырга да була).
Кара борыч, тоз.
Ничек пешерелә?
Башта барлык яшелчәләрне һәм суганны бик вакт итеп турыйбыз. Помидорны кайнар су белән пешекләп алабыз, тиресен салдырабыз һәм вак шакмакларга турыйбыз. Кишерне чистартып олы кыргычтан кырабыз.
Булгурны юып куябыз.
Калын төпле кәстрүлгә май салабыз аны бераз гына җылытканнан соң, суганны салып, җиңелчә генә кыздырабыз, аннан борычларны өстәп 2-3 минут тушишь итеп алабыз, помидорларны һәм томат пастасын өстибез. Тоз һәм борыч салып болгатабыз.
Юылган булгурны салып болгатабыз һәм шулай берничә минут тотабыз. Аннан шулпа өстибез, тагын бер мәртәбә болгатабыз һәм кәстрүлне капкач белән каплап куябыз. Булгур бар дымны үзенә татып бетергәч, пылау әзер дигән сүз.
Төрекләр пылауны итсез ашый, ләкин бу пылау янына ит, тавык һәм хәтта балык та яхшы барачак.
Ашлар тәмле булсын!
Фото supichka.com сайтынан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз