Логотип Идель
Шәхесләр

Яңа шәхес тәрбияләү: советча карашлар

Җәмгыять тормышында яшьләр һәр дәвердә актив. Нинди генә тармакка күз ташласаң да, яшь буынның фикеренә колак салганнар, алар белән исәпләшкәннәр. Йөз еллык республикабыз кичмешендә дә яшьләр сәясәте өстенлекле саналган.

 


ТАССР төзелгәч тә яңа шәхес тәрбияләүдә үзгә алымнар кулланыла башлый. Мәгәр алар дини-милли җирлектән үсеп чыга. Күпсанлы авыл тарихларыннан күрүебезчә, революциядән соң ата-аналар балаларын советча мәктәпләргә, «Дин укытылса, яки гарәп имлясы нигезендә укытылса гына бирәбез», – дигәннәр. Үсеш шул юл белән башланган да: күп җирдә төшкә кадәр дөньяви дәресләр, өйләдән соң, дини сабаклар укытылган. Мөгаллимнәре дә мәдрәсәдә белем туплаган егетләр булган. Берничә ел эчендә Совет хөкүмәте аларны партиягә алып, «тәрбияләп» совет укытучысы итеп җитештергән. Әлеге тарихи сәхифәләрне галимнәр күзлегеннән дә барлап үтик.

Укымышлы татарлар


Педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина бер гасырлык тарихка ия республикадагы фаҗигале һәм ялкынлы вакыйгаларның асылын аңлата. 

– Ләлә ханым, Октябрь инкыйлабыннан соң Татарстанда да үзгә тормыш башлана. Гасырлардан килгән гореф-гадәтләребез йолкып ташлана... Яшь шәхесне тәрбияләү мәгарифтән башлана дисәк, ялгыш булмас бит?


– Советлар җәмгыяте урнашу белән татарның күп гасырлык мәгариф системасы җимерелгән, юк ителгән. Инкыйлабтан соңгы чор – ул татар мәгарифенең тулысынча гомумсовет дәүләт мәгариф системасы эченә кертелүе, дәүләткә карамаган мәктәпләрнең бетерелүе, мәктәпнең диннән аерылуы белән билгеләнә. (Ә татарның мәгариф системасы бит нигездә хосусый тәртиптә, иганәләр хисабына яшәп килгән.) 

– СССР – күпмилләтле зур ил. Андагы милләтләргә дә аерым игътибар бирелгән дип беләм, һич югы башлангыч чорда?


– Гомумән алганда, совет чорында татар мәгарифе үсешенә мөмкинлекләр бирелә. Бигрәк тә 1920-1930 елларның беренче яртысында. Бу чорда татар теле дәүләт теле сыйфатында кабул ителә, татар мәктәпләре күпләп ачыла, туган телдә оригиналь дәреслекләр төзелә, укытучылар әзерләү мәсьәләсе хәл ителә. Хәтта югары уку йортларында татарлаштыру, татар кадрларын әзерләү буенча махсус комиссияләр төзелә, татар теле укытыла. Бу чорда татарча педагогик журналлар басыла. Шул ук вакытта дингә каршы көрәш киң җәелдерелә, 1929-1933 елларда Казанда «Сугышчан алласызлар» басмасында диннең «зарары» турында фәнни мәкаләләр языла. 
Утызынчы елларның ахырында илдә башланган сәяси вазгыять уку-укытуда да чагылыш таба, татар мәгарифе дә, әлеге системаны стандартлаштыру процессына буйсына. Шул нигездә мәктәпләрдә үзәкләштерелгән бердәм программалар һәм дәреслекләр кулланыла башлый, алар, әлбәттә, тәрҗемә ителгән була, ә элеккеге татар авторлары тарафыннан язылганнары мәктәптән алына. Шулай итеп, татар мәктәпләре гомумрусия системасы кысаларында татар телле мәгариф буларак үсүен дәвам итә.

– Бөек Ватан сугышы елларында уку-укыту өлкәсе кичерә?


– Сугыш чорында төп игътибар хәрби-патриотик тәрбиягә бирелә. 1949 елда авыл мәктәпләрен гомуми мәҗбүри җиде еллык укытуга күчерү башлана. Илленче елларның урталарыннан бөтен Русия буйлап ачылган татар педтехникумнары бер-бер артлы ябыла башлый, татар башлангыч мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү кими. Татар теленең дәрҗәсе төшү дә шул елларда күзәтелә башлый. Мәктәпләрдә рус телен укытуга күбрәк игътибар бирелә, туган тел читтә кала, ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирә башлыйлар. Татар мәктәпләренең саны азая. 

– Ләлә ханым, ликбез мәктәпләре турында хәзерге яшьләр бөтенләй белми дә кебек.
 

– Ликбез (ликвидация безграмотности. – Ред.) мәктәпләре яшь совет дәүләтенең беренче елларында ук барлыкка килгән, 1919 елның 26 декабрендә кабул ителгән махсус декрет нигезендә җәелдерелгән иң күләмле кампанияләрнең берседер ул, мөгаен. Татарлар арасында аны «укый-яза белмәүчелекне бетерү», «наданлыкны юк итү» кампаниясе дип атау киң таралган була. Әмма бу кампания, аеруча татарлар арасында «рус телендә укый-яза белмәүчелекне бетерү» дип атау дөреслеккә күбрәк туры килер иде. Чөнки, татарларның сиксән проценты гарәп хәрефләре белән ана телендә укый-яза белгән. Моны галимнәр дә раслады. Ә халык санын алу, һәртөрле ревизияләр вакытында халыкның рус телендәге грамоталылык дәрәҗәсе генә искә алына. Бу вазгыять 1926 елгы халык санын алуга кадәр шулай бара. Әлбәттә инде, бу очракта татарларның унсигез-егерме процент тирәсе генә укый-яза белә дип танылуга аптырыйсы юк. Бу саннар совет чоры дәверендә пропагандаланды. 

– Татарны укымышлы халык, дип әйтү дөрес, димәк?


– Татарларның Коблов, Фукс, Знаменский кебек атаклы Аурупа, рус галимнәре таныган белемлелек дәрәҗәсе, кызганыч, искә алынмады. Югыйсә, Карл Фуксның: «Һәр татар авылында, ул никадәр генә ярлы һәм азсанлы булса да, һичшиксез, мәчет бар, ә аның янында мәктәп», – дигән фикере бик күптәннән билгеле бит. Моннан тыш, татарларның күп гасырлык кулъязма китап тарихы, XVIII гасырлардан ук юл алган басма китап тарихы булуын да истә тотарга кирәк. Шәһәрләрдә генә түгел, татар авылларында да данлыклы зур-зур мәдрәсәләр белем биргән. Баулы ягындагы Бәйрәкә авылында, мәсәлән, берничә бик яхшы мәдрәсә эшләгән, авыл халкының сиксән проценты мөселманча укый-яза белгән, шактый өлеше, рус-татар мәктәбе дә булу сәбәпле, русча да белем алган. Бу турыда революциягә кадәр рус телендә басылган газеталар да язып чыга. Ә андый авыллар күп була!..

Ликбез кампаниясе җәелдерелү белән, бөтен ил буйлап ликбез мәктәпләре, ликпунктлар ачыла. Төрле милләт вәкилләре әлеге мәктәпләрдә укырга-язарга өйрәнә башлыйлар. Ләкин төп игътибар, әлбәттә, сәяси тәрбиягә бирелә. Яңа илнең сәясәтен аңлату, яңача уйлый торган совет гражданнары тәрбияләү, яңа җәмгыять төзүгә булышлык итү – ликбез мәктәпләренең төп бурычы шуннан гыйбарәт була. Элеккеге укыту системасы җимерелеп, яңасы тиешенчә урнашмаганлыктан, уку эләкми калган яшүсмерләр, өлкәннәр, кулларына каләм тотып, олылар өчен бастырылган махсус әлифбалар буенча белем эстиләр. 

– Ә хатын-кызлар?..


– Хатын-кызлар арасында ликбез үткәрүнең шулай ук үзенчәлекләре булган. Элеккеге заманнарда абыстайда укыган, аннан кызлар мәктәбендә белем алган хатын-кызларның ирләр белән бергә, бер бүлмәдә утырып шөгыльләнәсе килмәгән. Ирләре дә хатыннарын җибәрергә ашкынып тормаган. Балалар өчен мәктәп системасының ныклап урнашып бетмәве, укудан читтә калган балаларның булуы да эшкә комачаулык иткән: «Син башта минем баламны өйрәт, аннан соң миңа тотынырсың», – дип әйтүчеләр дә очраган. Нәкъ шушы вакытка туры килгән ачлык елларында, әлбәттә, уку кайгысы калмаган, беренче тамак туйдыру хәстәрен күрергә кирәк булган.

– ТАССР тарихында татарга аеруча нисбәтле мөһим сәхифәләрне барлаганда, ниндиләренә тукталыр идегез?


– Русия тарихындагы һәрбер вакыйга татарлар язмышында, милләттәшләр тормышында, үсешендә чагылыш тапмый калмаган. Инкыйлаб нәтиҗәсендә үз тырышлыгы, акылы белән зур дәрәҗә, байлык туплаган шәхесләрнең кысрыклануы, мал-мөлкәте тартып алынып, үзләренең хәерчелеккә дучар ителүе, ул чорда гына түгел, хәзер дә олы гаделсезлек буларак кабул ителә. Чөнки алар байлыкларын үзләре өчен генә кулланмаган, алар мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар, шәкертләр укытканнар, хәтта өметле татар яшьләрен чит илләргә җибәреп укытуга матди ярдәм иткәннәр, татарның киләчәген тәэмин итәргә тырышканнар. Мәшһүр Әхмәт бай Хөсәенов, мәсәлән, үз мәнфәгатьләре өчен һәрбер тиенен кызганган, шундый зур байлыгы була торып, чит илләргә сату-алу эшләрен җайларга барганда, юлга ашарга үзе белән ала торган булган! Ә мөселманнар өчен күпме мәктәп-мәдрәсә төзеткән (Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган, Казан төбәгендә, Урта Азиядә, хәтта Мәккәдә дә мәчет-мәдрәсәләр салдырган!), күпме мөгаллимгә айлык хезмәт хакы түләп торган. Әйтегез әле, бармы хәзерге көндә шундый берәр бай?! Әлбәттә, Әхмәт байга бу көннәрне күрергә язмаган, ул 1906 елда вафат була. Күрергә язганнары да шактый: Закир Рәмиев, алтын приискалары хуҗасы, Галимҗан Баруди, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөдире, Апанаевлар... Саный китсәң, бик күп алар. Совет дәүләтенең бөтен «рәхәтен» татып киткәннәр алар бу дөньядан.

– Ләлә ханым, сәяси корбаннарны да истән чыгарырга ярамыйдыр?


– Репрессия чорларында юк ителгән татарларны искә алсак, бу режимның милләткә никадәр авырлыклар китергәнен аңларбыз... Татарның тарих буенча беренче профессоры Газиз Гобәйдуллин гомеренең ахыр елларын Бакуда үткәрергә мәҗбүр, 1938 елда атып үтерелә; «Вакыт» газетасының редакторы, алдынгы фикер иясе Фатих Кәрими 1937 елда үлем җәзасына хөкем ителә; галим Җамал Вәлиди 1932 елда, төрмәдә җәзалауларга түзә алмый, фаҗигале төстә вафат була; иң атаклы татар педагогларының берсе, әле бүген дә төрки халыкларны укырга-язарга өйрәтүдә кулланылып килгән «Мөгаллим әүвәл», «Мөгаллим сәни» әлифбалары авторы Һади Максуди, соңгы елларын сөргендә уздырып, төрмәдән чыкканнан соң, тиз арада авырып үлеп китә... Боларга өстәп, Сәләх Камалны, Ибраһим Бикколовны һәм башка бик күпләрне атап үтәргә мөмкин.

– Гомумән, соңгы йөз елда тарихи сынаулар бик күп шул...
 

– Бөек Ватан сугышы – татар педагогларын, язучыларны, композиторларны, рәссамнарын, язылачак әсәрләреннән аерып, үзенә бөтереп алган, кире кайтармаган. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Рәхим Саттар – болар һәркем белгәннәре генә. Беренче татар балеты  «Шүрәле»нең авторы Фәрит Яруллинны – укытучысы, Мәскәү профессоры, Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза, тик җавап килеп җиткәнче, композиторны фронтка озаталар... 1943 елда ул вафат була. Үлмәгән булса, никадәр яңа балет һәм опералар иҗат итәр иде бит ул.


Белем аша – хезмәткә! 


Марат Гыйбатдинов, педагогика фәннәре кандидаты:


– Моннан йөз ел элек илебез өчен катлаулы, дулкындыргыч чор килә. Революциядән соң бөтен элгәреге фәнгә, мәгарифкә карашлар үзгәртелеп, «иске» система җимерелә, галимнәрнең карашларын санга сукмый башлыйлар. Системаны яңа карашларга нигезләргә тырышалар. Ул карашларны эзләгәндә яңа проектларның (аларны хәтта прожект дип тә әйтәләр) күбесе тормышка ашмаган. Ул заманда: «Без яңа дәүләт төзедек, шуңа күрә безгә яңа типтагы шәхес кирәк һәм менә бу яңа төзелә торган мәктәп системасы да яңа шәхесне тәрбияли, формлаштыра торган булырга тиеш!» – дип санаганнар. Мәгариф системасы дәрес ысулына һәм аерым бер фәннәрне өйрәнүгә нигезләнгән.  


Укыту ысулларының үзенчәлеге – традицион системадан ераклашу. Укыту процессы аерым бер фәннәрне өйрәнүгә түгел, ә беренчедән укучыларның төркемнәргә яисә бригадаларга бүленеп, мөстәкыйль рәвештә ниндидер материалларны, төшенчәләрне өйрәнү. Ә икенче яктан өйрәнә торган белемнәр бары тик баланы киләчәктә хезмәткә өйрәтә торган ярдәм функциясен генә үтәгәннәр. Мәсәлән, балалар бригадага тупланып, бер атна буе җәмгыятьтәге бер күренешне – әйтик, заводны, йә колхозны өйрәнәләр. Бу очракта алар төрле фәннәрдәге ысулларны кулланырга тиеш. Аерым математиканы, тарих йә географияне өйрәнү юк. Тик менә заводны узганда математика кирәк (продукция җитештергәндә аны ничек санарга?); колхоз темасы аша бала җәмгыятьне, географияне яки социологияне үзләштерә. Бер атна өйрәнгәннән соң, алар үз проектларын тәкъдим итәргә тиеш. Проектлар методы мәктәпләрдә әле дә кулланыла. 1920 елларга кадәр бригада ысулына аеруча басым ясала. Ләкин ул барып чыкмый, чөнки күмәк башкарылган эш саналса да, аны бер-ике кеше генә эшләгән. Әмма, үз билгеләрен бөтен бригада ала торган була. 


Тагын бер үзенчәлек – баланың иреген тәрбияли торган караш – бала нәрсә өйрәнәсен үзе хәл итә. Советның тоталитар системасына мондый мөстәкыйльлек, ирекле карашлар туры килми һәм андый проектлар мәгариф системасыннан алына. Рәсми рәвештә аны коммунистлар партиясе тәнкыйть итә һәм юкка чыгара.


Яңа шәхес тәрбияләгәндә баланың әти-әнисе, әби-бабасы тарафыннан йогынтысы бик аз булырга тиеш. Чөнки алар – иске заман тарафдарлары. Шул нисбәттән, балаларны интернатларга туплау, коммуналарда тәрбияләү файдалы дип саналган. Ләкин ул проект тормышка ашмый. Биш-алты ел дәвамында балалар пароходта бөтен дөньяны гизә-гизә гыйлем тупларга: материклар, илләр тарихын, географиясен, икътисадын, телен шул илгә барып үз күзләре белән күреп өйрәнергә тиеш, дип уйланылган. Бу масштаблы проект та хыял гына булып кала.


Берзаман мәктәпләрдә тарих укыту туктатыла. Нәрсәгә кирәк ул безгә – Совет коммунистларына элеккеге патшалар, императорлар тарихы? Безгә җәмгыять белеме кирәк, дип лаф оралар. Әмма бу фикерләр озакка бармый. Барыбер һәрбер җәмгытьнең тарихи нигезләре, тамырлары бар бит. Тарихны мәктәпләргә кайтаралар, әмма беренче мәлләрдә, бу әле тулысынча фәнни тарих түгел, ә бары тик хезмәт тарихы гына була. Монда балалар төрле чорларда эшче кешеләр ничек яшәгән, ничек эшләгән шуны гына өйрәнә. 1933 елларда мәктәпләргә төрле фәннәр, шул исәптән Русия тарихы да, төбәк тарихы да кайтарыла. 


Яшьләр сәясәте гел үзгәреп торган


Айрат Төхфәтуллин, тарих фәннәре кандидаты:


– Республиканың 100 еллык тарихы чорындагы яшьләр сәясәтендә дүрт этапны бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе – идеологик, СССРда 1920-1980 еллар дәүләт яшьләр сәясәтенең беренче идеологик концепциясе 1920 елның 2 октябрендә В.И. Ленин сөйләгәннән соң башлана. Дәүләт механизмнары ярдәмендә яшьләр оешмасы җәмгыятьтә үз позицияләрен ныгыта һәм яшьләргә коммунистик тәрбия бирүнең идеологик концепциясен тормышка ашыруның ярдәмче инструментларыннан берсе була. ТАССРда комсомол оешмалары республиканың барлык социаль-сәяси процессларында мөһим роль уйный. Бу мөнәсәбәтләр уңаеннан, ТАССРда күмәкләшү һәм индустриальләшү, шулай ук 1920-1930 елларда мәдәни революция кебек төрле процесслар кайный.


Татарстан яшьләре Бөек Ватан сугышы елларында да, сугыштан соңгы илне торгызу, чирәм җирләрне үзләштерү һәм коммунистик төзелешләрне күтәрү елларында да үзләрен яхшы яктан күрсәтте.


ХХ гасырның сиксәненче елларында дәүләттә яшьләр сәясәтенең яңа концепциясе формалаша башлый. Ул, үз чиратында, комсомол җитәкчелегендәге идеологик концепцияне алмаштыра. Формаль булмаган оешмалар барлыкка килә, ә аларның кайберләре республика суверенитеты өчен сәяси көрәшкә керешә. 

Илебезнең дәүләт яшьләр сәясәте үсешенең киләсе чоры 1992-1999 елларга туры килә. Бу этапта дәүләт яшьләр сәясәтенең хокукый нигезләре формалаша. Яшьләр сәясәте турында кануннар кабул ителә. Төрле юнәлештәге яшьләр оешмалары акрынлап юкка чыга. 2000 еллар башыннан дәүләтебез яшьләр сәясәтенең норматив-хокукый һәм институциональ базасын эшләүне дәвам итә. Алар ярдәмендә Татарстан җәмгыятендә республика һәм аның башкаласы – Казанның уңай имиджын булдырырга мөмкинлек бирердәй мөнәсәбәтләр булдырыла.

 


Шулай итеп, Татарстан Республикасының 100 еллык тарихында яшьләр сәясәте өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. 


Фотолар Марат Гыйбатдиновның шәхси архивыннан алынды
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТАССРга 100 ел 100 лет ТАССР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев