Логотип Идель
Шәхесләр

ЯКУТ АТКА АТЛАНСА...

7-11 июньдә Татарстанда Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә Якутия көннәре (Якутия – Татарстан төбәкара форумы) уза. Шул уңайдан журнал укучыларыбызга якут шагыйрьләренең татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри шәлкемен тәкъдим итәбез.

тәрҗемә

7-11 июньдә Татарстанда Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә Якутия көннәре (Якутия – Татарстан төбәкара форумы) уза. Шул уңайдан журнал укучыларыбызга якут шагыйрәсенең татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри шәлкемен тәкъдим итәбез.

Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә кертәләр. Безнең әдәбиятка нигез салган бөек Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх ХХ гасыр башында «Баянай әфсене» шигырен бастырып чыгара, шул вакыттан якут язма әдәбиятының тарихы башлана да.

Бездә «Якут атка атланса, җырчыга әверелә» дигән киң танылу алган мәкаль бар. Җайдакның тайга, баткаклыклар, сазлыклар аша озын юл узуы моңа сәбәпче булган. Ләкин якут озын юлны кыскарту өчен генә җырламаган – атта сәфәр кылу тормыш кыйммәтләре, шатлыклар һәм уңышсызлыклар турында фәлсәфи уйлануларга да этәргән. Ул бар көченә җырламаган, уйланып һәм гомумиләштереп, әкрен генә моңланган... Һәм шушы вакытта ул иҗатчыга әверелгән! ХХ гасырның егерменче-утызынчы елларында җыручы-импровизатордан шагыйрьгә күчү процессы бик тиз башкарыла, ягъни җыру традициясе якут шагыйрьләре иҗатында дәвам итә.

Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. Якутиянең халык шагыйре Семён Данилов илленче еллар уртасында Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укыган һәм Зәки Нури белән дус булган. Семён Данилов Зәки Нуриның партизан хикәяләрен, «Таныш булыгыз» дигән балалар китабын якут теленә тәрҗемә иткән. Казанга килгәч, Зәки абый белән өч төн буе яңа һәм иске китаплар, киләчәккә планнар турында сөйләшеп утырганнар. Зәки Нури да Якутскида яшәүче дустында кунак булган, 1975 елда ул Русия әдәбияты көннәренә килгән...

Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зәки Нуриларның әсәрләре якутча яңгырады. 2017 елда бездә якут телендә «Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе» дөнья күрде. Бу җыентыкта Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм Рүзәл Мөхәммәтшин кебек талантлы татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алды. Зур булмаган шушы томлык кардәш татар халкы шигъриятенең якут укучысы йөрәгенә юл табуын аермачык күрсәтеп тора.

Дөрес, узган гасырның туксанынчы елларыннан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде. Яшь шагыйрьләребез Казанда узган төрки шигърият фестивалендә катнашты, ә яшь татар шагыйрьләре Якутскида узган «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестиваленең кадерле кунаклары булды. Шунысы таң калдыра: нәкъ менә яшь якут шагыйрьләре Гаврил Андросов белән Рөстәм Каженкин һәм татар язучылары Ленар Шәех белән Рөстәм Галиуллин беренчеләрдән булып дустанә мөнәсәбәтләрне кире кайтардылар, ә хөрмәтле Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ике төрки халык каләм ияләренең дуслыгын ныгыттылар. Гасырлар төпкеленнән килгән борынгы бәйләнешләрне яңартканнары һәм җанландырганнары өчен без аларга рәхмәтле. Төрки туганнарыбызга тартылу һәрвакыт йөрәкләребездә яшәде бит!

Без, хәзерге заман якутлары, күптән атлардан борынгы бабаларыбызның төшенә дә кермәгән «Боинг»ларга күчеп утырдык һәм гаять ерак араларны якынайтып яшибез. Алыс юлга җыенган чын күчмә халыкларга, җайдакларга хас булганча, бүгенге көндә безнең әйтер сүзебез һәм җырлар җырыбыз бар. Кем әйтмешли, юл булса, җыр була ул!

Наталья ХАРЛАМПЬЕВА, Якутиянең халык шагыйрәсе

НАТАЛЬЯ ХАРЛАМПЬЕВА (1952) – Якутия Республикасының халык шагыйрәсе, Суорун Омоллоон исемендәге, Русиянең А.Т. Твардовский исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Русиянең «Зур әдәби премиясе» иясе.

ТУГАН ТЕЛЕМ

Кызыма

Тормышыңда яңа очрашулар
Булсын дисәң, чит телләрне өйрән.
Пушкин теле, бөек Шекспир теле –
Иксез-чиксез, колач җитмәс тирән.
Ләкин күңелдәген, үзеңнекен
Бары туган телең җиткерәчәк.
Ул – бердәнбер.
Сине анаң кебек,
Якын итеп, сөеп, үз күрәчәк.
Шуңа
Йөрәктәге серле хисеңне дә,
Бәхет тулы айлы кичеңне дә,
Мәхәббәтне, яшрен сөюне дә,
«Мин яратам сине!..» диюне дә,
Сагышыңны, милли тойгыңны да,
Җан түреңнән аккан моңыңны да
Син якутча, тик якутча җиткер!
Туган телгә нокта куелмаган.
Тел, нәселдән килгән әманәттәй,
Сиңа кадәр җиткән – җуелмаган.
Анда гел табигатьтәге кебек:
Урман шаулый, ага елга-сулар...
Кайгылардан саклар туган телең,
Авыр чакта ярдәм кулын сузар.
Бер җыр булып, юлың дәвам итәр,
Туган телең киләчәккә китәр...

Ленар Шәех тәрҗемәсе

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев