Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ЯЗУЧЫ АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ ВАФАТ

    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик Альберт Хәсәнов вафат. Аңа 82 яшь иде. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы сәхифәсендә язып чыктылар.

    «Язучы Альберт Хәсәнов вафат. Урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.


    Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт шул төбәктәге Кече Салабаш авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп ала.
    1956–1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Лениногорск шәһәрендә «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм җәнлекләр турындагы хикәяләре тупланган «Озын аяк» һәм «Таң йолдызы» исемле ике китабы чыга.
    1969 елның гыйнварында «Татбурнефть» трестының вышкалар монтажлау конторына производство бүлеге инженеры итеп билгеләнә. Нефтьчеләр тормышы турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды» кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк җыентыкларын чыгара. 1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.
    Альберт Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет» дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була, 1995 елдан Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ