Логотип Идель
Язмалар

100 ЕЛЛЫК ТАТАРЧА АНАТОМИЯ КИТАБЫ

Бер гасыр элек язылган "Рәсемле анатомия китабы"ның бишенче бүлеге эчәкләр һәм аларның бизләренә багышланган. Франция һәм Италиядә гомер иткән кешеләрнең эчәкләре Англия халкыныкыннан ни сәбәпле озынрак булганын беләсең килсә, тизрәк түбәндәге язманы укы.

Бер гасыр элек язылган "Рәсемле анатомия китабы"ның бишенче бүлеге эчәкләр һәм аларның бизләренә багышланган. Франция һәм Италиядә гомер иткән кешеләрнең эчәкләре Англия халкыныкыннан ни сәбәпле озынрак булганын беләсең килсә, түбәндәге язманы укы.

Эчәкләр дип атала торган әгъза кешеләрдә һәм хайваннарда да элмәк-элмәк рәвешендә җыелган бер озын трубка төсле була. Кешеләрдә эчәкләр корсакның түбән бүлегендә ята.

Безнең корсакта эчәкләр бер киңәеп, бер кысылып торсалар да (аш үткәндә), алар бил тирәсендә булган арка сөягенә эчәк тамыры аркасында бәйләнеп куелган төсле була. Ул эчәк тамыры “мезентериум” дип атала.

Бу эчәк тамыры аркасында эчәкләрнең элмәкләре бер билгеле тәртиптә генә тора. Ләкин бик сирәк булса да, уңайсыз хәрәкәттән яки бүтән сәбәптән дә эчәкнең бер элмәге икенче элмәк эченә кереп китә; шулай булганда эчәктән үтә торган ашамлык үтә алмый башлый һәм бөтенләй дә туктый. Кешенең бу авыр хәлгә чыдый алмыйча үлүе дә ихтимал. Кешенең бөтен эчәкләрен икегә бүләргә мөмкин; - бер төрлесе нечкә эчәк, дип икенче төрлесе калын эчәк, дип атала. Нечкә эчәкләр ашказаныннан ук башлана. Ашамлыкның иң мөһим булган үзгәрүе шул нечкә эчәкләрдә була; шуның өчен нечкә эчәк калын эчәккә караганда озынрак була.

Үсемлекләрдән булган ашамлык күбрәк нечкә эчәкләрдә үзгәрә; ит ашы – яртылап ашказанында, яртылап нечкә эчәкләрдә үзгәрә. Менә шуның өчен дә, үсемлекләр белән тукланган хайваннарда – сыерда, атта – нечкә эчәкләр бик озын була. Ит белән тукланган хайваннарда – ерткычларда яки төрле аш белән тукланганнарда – кешеләрдә нечкә эчәкләр алай ук озын булмый. Әгәр кешенең нечкә эчәкләрен турайтсак, ул чакта алар кешенең үзеннән 5 мәртәбә озынрак булганын күрер идек. Үсемлекләр белән тукланганнарда – ул нечкә эчәкнең озынлыгы 18 мәртәбә артыграк була. Үсемлекләр белән күбрәк тукланган халыкларда – франсузларда, итальянларда – нечкә эчәкләре, күбрәк ит ашы белән тукланганларга – англичанларга – караганда озынрак була.

Корсакның түбән бүлегендә, уң якта, нечкә эчәк калын эчәккә күчә; ләкин нечкә эчәк калын эчәккә бер ягыннан гына ачыла; шуңа күрә калын эчәкнең башланган җире касәгә охшый. Калын эчәкнең менә шул җирен “сукыр” эчәк дип атыйлар. Шул җирдән калын эчәк сул як буенча югарыга күтәрелеп, ашказанына җитә дип әйтергә мөмкин; шуннан, ул аркылы ятып, ашказаны астыннан үтеп, гәүдәнең сул ягына күчә; аннан инде яңадан түбән таба төшә башлый һәм аш юлының иң актык җиренә – арт якка – барып җитә дә, анда “туры эчәк” исеме белән тышка таба ачыла. Шулай итеп, калын эчәк бөтен корсак эчендә бер мәртәбә әйләнеп үткән була; ләкин нечкә эчәкләр элмәкләр рәвешендә тезелеп: корсакның урта һәм түбән җирен тутырып торалар.

Нечкә эчәкләр турында сөйләгәндә, аш үзгәртү эшендә бик зур роль уйный торган ике әгъза – кеше гәүдәсендә булган ике зурбизләр – турында әйтми калырга мөмкин түгел. Аның берсе һәркемгә мәгълүм булган бавырдыр. Кеше гәүдәсендә булган бизләр арасында бер иң зур бизләрдән санала. Бавыр – кабыргалар астында, уң якта, ашказаны өстендә ята. Икенче биз безнең гәүдәгә аркылы рәвештә, ашказаны астында ятканга күрә, аны “ашказаны астында ята торган биз” дип атыйлар. Бүтән бизләрдәге төсле, бавырда, ашказаны астындагы биздә дә аерым юешлек (сок) хәзерләнә.

Бавырда хәзерләнгән юешлеккә үт дип әйтәләр. Бавырда эшләнгән үт һәм ашказаны астындагы биздә эшләнгән юешлек тар юллар белән бизләрдән чыгып, ашказаны янынарак, нечкә эчәк эченә килеп агалар. Ләкин үт туры гына эчәккә килеп төшми, ул әүвәл үт куыгына җыела. Шуның өчен бавырдан үт юлы әүвәл үт куыгына килә, аннан инде эчәккә килеп төшә. Ашказаны астындагы биздә мондый куык юк; шуның өчен анда эшләнгән нәрсә туры эчәккә килеп төшә.

Үт куыгында үт җыелып, кирәк вакытта гына һәм кирәк кадәр генә эчәккә килеп тора. Шулай итеп, эчәккә аш килеп җиткәч, анда ике төрле биздә эшләнгән юешлек – үт һәм ашказаны астындагы бизнең суы – килеп агалар (8нче рәсем).

Ләкин бу бизләрдән башка ашны үзгәртә торган юешлек эчәкләрнең стеналары эчендә, ашказанында булган төсле, үзенең аерым бизләре бар. Аларда хәзерләнгән юешлек шулай ук эчәк эченә килеп төшә; шуның өчен аны эчәк юешлеге дип йөртәләр. Шушы өч төрле юешлек ничек итеп ашамлыкка тәэсир иткәне түбәндә язылганнан күренер.

Чыганак: Гыйлем

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев