Логотип Идель
Язмалар

14 яшьлек кыз 3 каттан нигә сикергән?

Хәзерге яшьләр әллә нишләде шунда...

Әлеге вакыйга турында хәбәр дүшәмбе көнне, 11 гыйнварда килеп иреште. Mash Iptash telegram-каналы болай дип язды:

14 яшьлек Яр Чаллы кызы 29нчы гимназиянең өченче катынннан -  бәдрәф тәрәзәсеннән егылып төшкән. Нәтиҗәдә, укучы ике аягын имгәтеп хастаханәгә эләккән.

Telegram-канал мәгълүматларына караганда, сыйныфташлары әлеге кызны актив, "йолдыз" буларак кабул иткән. Элегрәк ул мәктәп президенты да булырга хыялланган.

14 яшьлек кыз, шаярып кына, сыйныфташларына "Өченче каттан сикерәм", - дигән. Ләкин аңа ышанмаганнар. Ул "батыр" булуын күрсәтергә теләп, нәтиҗәдә, бәдрәф тәрәзәсеннән сикергән. Әйткәнебезчә, сәламәтлегенә зыян килгән. Карга сикергәч, башта кычкырып көлсә, аннары кыз елый башлаган. Аның сумкасында язып калдырган хаты да булган, дип яза inkazan.ru.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев