Логотип Идель
Язмалар

2022 елга ТР Милли музее мөселман мәдәнияте буенча зур күргәзмә әзерли

Экспонатларның күбесе саклагычтан сирәк чыгарыла, ә кайберләре күргәзмәдә беркайчан да куелмаган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда ислам тарихының 14 гасырын үз эченә алган мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар тәкъдим ителәчәк күргәзмә ачыла. Экспонатларның күбесе саклагычтан сирәк чыгарыла, ә кайберләре күргәзмәдә беркайчан да куелмаган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Тантаналы ачылышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашачак. Әлеге күргәзмә киләсе елның истәлекле датасына – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга үзенчәлекле пролог булып тора. 2022 елга Милли музей мөселман мәдәнияте буенча зур күргәзмә әзерли.

Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында Идел буенда Ислам турында сөйләүче күп кенә предметлар, Көнчыгыш һәм Көнбатышның тарих һәм мәдәният ядкәрьләре саклана. 1905 елгы атаклы Сәмәрканд куфи Коръәненең факсимилесы; 1941 елда музейга профессор Иван Михайлович Покровский бүләк иткән шамаилләр альбомы; төрек Солтаны Мехмед V Решадның галим һәм дин эшлеклесе Хәсән-Гата Габәшине бүләкләгән сердолик тәсбихлары; догалыклар һәм миниатюр Коръәннәр өчен футлярлар – һәр әйбернең үз уникаль тарихы бар һәм алар Татарстанда ислам үсеше белән бәйле.

Күргәзмәдә тупланмалар өчен мөселман хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга зур булмаган Каабдан – кәгазь кисәкләре таратылачак. Мөселманнар бу ядкарьләрне үз гаиләләрендә саклыйлар, нәсел-нәсәпләренә тапшыралар. Өч метрдан артык булган, зур күләмле бер фрагмент –1937 елда Казанда яшәүче хатын-кыздан музейга бүләк итеп бирелгән. Бирегә килүчеләрнең игътибарын Мәккәгә баручы хаҗиның 1905 елда бирелгән чит ил паспорты җәлеп итәчәк.

Музейда башка раритетлар да саклана: кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион Көнчыгыш орнаменты һәм гарәп язулары белән бизәлгән бронза әйберләр, намазлыклар, язма һәм китап культурасы ядкәрьләре, культ һәм рухани киемнәре, дини текстлар һәм Мәккә һәм Мәдинәнең рәсемнәре төшерелгән шамаилләр.

Ачылу тантанасы 16.00 сәгатьтә башлана. Күргәзмә 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә музей билетлары белән кереп була, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев