Логотип Идель
Язмалар

30 сентябрьдә бер төркем социаль түләүләргә ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ СРОГЫ ТӘМАМЛАНА

Әгәр документларны ай азагына кадәр рәсмиләштермәсәң, пособиене алу мөмкин булмаячак

Әгәр документларны ай азагына кадәр рәсмиләштермәсәң, пособиене алу мөмкин булмаячак, дип яза "Өмет".

Өстәвенә, кайбер түләүләрне алу тәртибе дә үзгәрә.

  1. 30 сентябрьгә кадәр коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән түләүләргә гаризалар кабул ителүен онытмагыз. Беренче чиратта, бу балалы гаиләләргә кагыла.  Өч яшькә кадәр балага түләүне барлык әти-әниләр дә рәсмиләштермәгән әле. Апрель аеннан июнь аена кадәр алар ай саен бишәр мең сум акча ала алырга хокуклы иде.
  2. Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә – бер тапкыр, 16 яшькә кадәрге балаларга шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү дә каралган. Сүз 10 мең сум турында бара. Акча алу өчен тиешле гариза бирергә кирәк иде. Әгәр ата-аналар моны эшләп өлгермәсә, ашыгырга кирәк. Монда берничә вариант бар. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша юлларга,  я пенсия фонды бүлекчәсендә,я күп функцияле үзәктә калдырырга мөмкин. Анда үз счетыңның реквизитларын күрсәтергә кирәк. Түләү баланың я әтисенә, я әнисенә рәсмиләштерелә. Башка кеше счетына акча күчерелми. Гаризадан башка бернинди документлар да кирәк түгел.
  3. Барлык тиешле түләүләрне ата-аналар бер түләү белән алачак. Акчаны опекуннар, уллыкка яки кызлыкка алучылар һәм попечительләр дә ала. Дөрес, монда үзенең нечкәлекләре бар. Алар бу түләүләргә гаризаны онлайн бирә алмый – пенсия фонды бүлекчәсенә яки күп функцияле үзәккә шәхсән үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Опекунның яки попечительнең шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы  документлар таләп ителә.
  4. Әгәр гаризагызны срогында бирә алмасагыз һәм моның өчен җитди сәбәпләр булса, ул түләүләрне соңрак  алу мөмкинлеге дә  бар,  - ди юрист Асия Мөхәмәтшина. -  Законның гомум нормалары пенсия фонды бүлекчәсенә яки күп функцияле үзәккә үткәреп җибәргән срокны тергезү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итүне тыймый. Шул ук вакытта сезнең, чыннан да, җитди сәбәп булуына дәлилегез булырга тиеш. Югыйсә, тиешле түләүне бирүдән баш тартачаклар.
  5. Моннан тыш, коронавирус пандемиясеннән зыян күргән кешеләр өчен банк льготаларының срогы чыга. 30 сентябрьдән соң 2020 елның 3 апреленә кадәр кредит килешүе төзегән заемчылар «кредит каникуллары» сорап мөрәҗәгать итү хокукын югалта.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев