Логотип Идель
Язмалар

31 ЯҢА ОЧРАК

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«100 мең кешедән чыгып исәпләгәндә, күрсәткеч 144,7гә тигез. Авырулар саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында — 81, Идел буе федераль округы субъектлары арасында исә соңгы, 14нче урынны били», — диде ул.

Бер атна дәвамында үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә, ул инде өч атна шул дәрәҗәдә саклана, дип өстәде Авдонина.

Чыганак: Диана Авакян, Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев