Логотип Идель
Язмалар

4 яшьлек үги улын кыйнап, ялан тәпи гаражга чыгарып япкан

Бүген Читада үзенең явызлыгы һәм рәхимсез булуы белән шаккатырган 35 яшьлек ирне кулга алганнар.

Кичә Читада бер ир 4 яшьлек үги улын кыйнап, трикода һәм футболкада, ялан тәпи гаражга чыгарып япкан. 30 градус суыкта бала берничә сәгать торган. Ул аның шуклыгы һәм тәртип бозганы өчен шулай  "тәрбия" дәресе үткәргән.  Бу вакытта өйдә алар икәү генә булган. 

Әнисе кайтканчы ир баланы гаражыннан алып керсә дә, бу хәлне ул яшереп кала алмаган – баланың кул-аяклары туңган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

 Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер иргә мондый кансызлыгы өчен җавап бирергә туры киләчәк. Җинаять эше кузгатылган.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев