Логотип Идель
Язмалар

5 ЯШЬЛЕК БАЛАНЫ ЕЛАН ЧАККАН

Елан баланы аягыннан тешләгән.

Елан баланы аягыннан тешләгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итүенчә, кыз хәзерге вакытта хастаханәдә.

Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов әйтүенчә, гади кара еланнар Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы, Лениногорск, Зәй, Мамадыш районнарында бар. Алар кара төстә яки сорылы-аклы, зиг-заг рәвешендәге бизәкле. Моннан тыш кыр кара еланы бар. Ул күбесенчә Мамадышта очрый. Еланнар Татарстан буенча таралган, ләкин чагу очраклары популяциянең күплегеннән түгел, ә елан белән кешенең очрашу мөмкинлегеннән чыгып ешрак яки кимрәк булырга мөмкин. Торак пунктлар урманнардан ерак урнашканда мондый очрашулар саны азрак күзәтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев