Логотип Идель
Язмалар

9 ай буена үзенең йөкле булуын сизмәгән

Бөекбританиядә яшәүче күп балалы ханым 9 ай буена үзенең йөкле булуын сизмәгән һәм көтмәгәндә бала тапкан.

      Бөекбританиядә яшәүче күп балалы ханым 9 ай буена үзенең йөкле булуын сизмәгән һәм көтмәгәндә бала тапкан

    32 яшьлек Грейс Мичим сөйләвенчә, ул үзенең йөкле булуын белмәгән. Ул даими рәвештә авырга узудан саклаучы препаратлар эчеп яшәгән, хәтта аның айлык күреме дә туктамаган, ә үзе тулы гәүдәле булганга күрә, симергәнен сизмәгән. Ул гаиләсе ишәюенә исәп тотмаган һәм ипотекага акча туплау өчен күбрәк эшләргә тырышкан.

   Туган көнендә хатын иртән уянгач, суы китүен аңлый.

"Бәдрәфкә кергәч, мин хәзер бала табам дигән уем да юк иде, - дип искә ала ул. - Ә өч тапкыр авырлы булгач, мондый вакытта нәрсә тоюың билгеле". Аның кычкыруына ире һәм 13 яшьлек улы сикереп тора. Хатын аларга тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртырга куша. - Ирем диспетчерга: "Хатыным бала табарга җыена, ләкин ул авырлы түгел", - дип әйтте. — Бу сүзләреннән соң ук трубканы малайга биреп, миңа ярдәмгә йөгерергә туры килде, чөнки мин: "Тизрәк тот, туа!"- дип кычкырдым, - дип сөйләгән хатын.

Ире баласын таптырырга ярдәм иткән. Килгән табиблар яшь әнине һәм аның яңа туган кызын хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын да, сабый да сау-сәламәт, үзләрен яхшы хис итәләр икән. Табиблар әйтүенчә, бала йөклелекнең 37 атнасында дөньяга килгән.

omet-rb

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев