Логотип Идель
Язмалар

АКЧАГА САТЫЛГАН ГОМЕР - бәхетсез кыз язмышы

Алар караңгы бүлмәгә кереп киттеләр. Ике шәүлә артыннан Гадилә дә иярде. Бу эшнең ахыры начар бетәчәген йөрәге белән тойса да, аяклары аны тыңламады. Кулы ишеккә үрелде.

Алар караңгы бүлмәгә кереп киттеләр. Ике шәүлә артыннан Гадилә дә иярде. Бу эшнең ахыры яхшы булмаячагын йөрәге белән тойса да, аяклары аны тыңламады. Кулы ишеккә үрелде.

-    Япмыйча тор, әле сөйләшү башланмады, - диде таныш тавыш. Таныш дигәнең – дусты Люция иде. Кабартып куйган чәчләре, ялтырап торган кыска күлмәге, кызыктырган кызыл иреннәре белән урам чатында басып торучы кызларны хәтерләтсә дә, Гадилә якын итә иде аны. Кечкенәдән уйнап үсмәсәләр дә, икенче курста гына якынаеп, дуслашып киттеләр. Гадилә гади авыл кызы – һәр сүзгә ышана, үпкәли, әмма ихлас күңелле. Авылда аны башка кызларга үрнәк итеп куялар. «Әнә, Гадилә кебек бул» - дип бармак төртеп үк күрсәтәләр. Алты яшеннән ятимлекне татып, әбисе һәм үзеннән ун яшькә олы апасы тәрбиясендә үскән кыздан ни көтеп булсын? Егетләр белән дә артык мавыкмый, укуында борчыйлар дип, башы белән китапка чумган. Экономистлыкка укырга кергәч, бигрәк тә әбисе сөенгән иде. «Акчалы җирдә эшләрсең, кызым» - дип атна ахырында пенсиясеннән бераз өлеш чыгарды. Гадилә аннан тыш кафега эшкә урнашкан иде урнашуын. Тик шатлыгын әбисе белән уртаклашмады. Кафеда хәзерге якын дусты Люция белән эшли башладылар. Баштарак Люция авыл кызын өнәп бетермәде. Аның гади киеме, өстәвенә бизәнмичә йөрүе кәефен кырды. Төрттереп кенә яхшы кибетләрне киңәш итте. Алай да аңламагач, бер тапкыр гына кигән күлмәкләрен кидерде. «Менә хәзер матурайдың», - дип Гадиләне мактавын тамак ялгарга кергән яшь егет тә күреп алды. Кызның матур күлмәген, буй-сынын ошатып, танышырга җөрьәт итте. Ә Гадилә алай хискә бирелмәде, бер атна дәвамында егетнең кочак-кочак чәчәкләрен кабул иткәч, ташлады да үзен. Ләкин Люция тәкъдим иткән «шәһәр» киемнәрен кире какмады. «Ертык» чалбарын Гадилә шәһәрдә генә киде. Берсендә авылга шул рәвештә кайткач, кайчандыр кызны үрнәк санаган хатыннар йөзләрен җыердылар. Ә әбисе бөтенләй дә өйгә кертмәде. «Кайда чишендең, шунда киен» - диеп капканы үк бикләп куйды. Бу хәлне дусты Люциягә сөйләгәч, «подружкасы» аңа авылга кайтып йөрмәскә киңәш итте. «Анда сине бер кем аңламый. Кемгә кирәк син анда?» - дигән сүзләреннән соң, Гадилә ике таянычы – әбисе һәм апасын уйлады. Соңгы арада әбисенең дә кәефе юк, үзалдына яхшы сүзләр сөйләп йөри. Ә апасы ничәнче елын инде ферма юлын таптый. Гаиләсе авыр хәлдә икән бит Гадиләнең. Ул рәхәтлеккә чыдый алмый көн күрә.

Люциягә дә шулай дип җавап кайтаргач, дустының сүзе бер булды: «Ничек телисең, шулай эшлә. Миннән киңәш сорама».

Гадилә аның сүзләренә колак салып, авылга берара кайтмыйча торды. Әбисе нык авырган чагында янәшәдә булмаса да, җидесенә яшен тизлегендә кайтып керде. 

-    Син кайда йөрдең? – дип каршылады аны апасы ишек төбендә.

Сораудан котылырлык җавап таба алмаса да, Гадилә мескенгә сабышты:

-    Укуда проблемалар чыкты, апа, - диде.  Икенче ай инде аның параларга аяк та атлаганы юк.

Укытучылары да «Сине куачаклар», - дип теңкәсенә тиеп торалар. Ә Гадиләнең аларга исе дә китми, иң мөһиме яраткан эше бар. Бигрәк тә шул кафеның директоры – Гамил Бариевичны якын итә. Гадиләгә тел-теш тидерми, «Гадиләкәй» - дип назлап эндәшкән ир-атны кайсы хатын-кыз хөрмәт итмәсен инде? Аннан соң, чыгымнарын капларга да булышты ул аңа. Уку буенча проблемаларын да хәл итте. Кыскасы, Гадиләнең барысы да уңайга көйләнгән иде. Бу хәлләрне читтән күзәтеп йөргән Люция дустына бераз акыл өйрәтергә булды. Өстәвенә, хезмәт хакын да аннан бик аз ала. Гадиләне ул үзе өчен нидер эшләргә тиеш дип санады. Ә Гадилә алай гына бирешмәде, көнен укуда уздырса, төннәрен эшендә була иде. Ләкин төне буе эшләсә дә, фатирына акча җиткерә алмады. Берсендә йорт хуҗасы бөтенләй диярлек аны урамга чыгарды. Кышның җан өшеткеч салкынында Гадилә Люциянең ишеген какты. Люция, әлбәттә, аны җылы кабул итеп, эч серләрен тыңлады. Икенче көнне Гадиләгә үзендә яшәргә тәкъдим итте. Бәхете эченә сыймаган кыз Люциягә әле ярты ел түләп бетермәгән әҗәтен, өстәвенә фатир өчен акчасын ничек кайтарырга белми йөрсә дә, ризалашты. Аның эчтән янганын дусты сизде, әмма тагын да яхшырак планнар корып куйган иде инде. 

Иртә белән өйдә Люция юклыгына, Гадилә җиңел сулап, өйне җыештырды. Ял көне булганлыктан, укуына бармады. Берникадәр вакыттан соң Люция ишектән килеп кергәч, беренче итеп, әҗәт турында сүз башлады. Аның акча таләп итүеннән куркып калган кыз, ярдәм сорап, Гамил Бариевичка шалтыратырга кереште. Люция аның нишләгәнен тиз аңлады ахры:

-    Син миңа бер еллык әҗәтеңне кайчан кайтарырга уйлыйсың, кызый? Эшеңнән килгән яхшы хезмәт хакыңны кая куясың соң син? Ярый да сиңа икеләтә артып килә ул, менә мин бер тиенлек акчага эшлим. Чыгар әйдә әҗәтеңне! – дип әшәкелек белән эндәште.

Гадилә җавап итеп, бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Чарасызлыктан Люциядән гафу үтенә башлады:

-     Дустым, зинһар, ярдәм ит. Соңгы арада әллә нинди уеннар белән мавыга башладым. Акча күз ачып йомганчы юкка чыгып бара. Сиңа бирәсе әҗәтемне бүген кайтарып бетеререргә тиеш идем, беләм. Мине куып чыгарма, зинһар. Бүген мин сиңа барысын да кайтарырмын. Тик син әйт, миңа нишләргә? Син әйткәннең барысын да үтәргә әзермен.

Люция Гадиләнең түбәнлегенә елмаю аша карап торды. Аннары ялтыравыклы күлмәген рәткә китерергә көзге каршына килеп басты. Иренен буйый-буйый Гадилә белән сөйләште:

-    Шулай дисең инде, алайсам. Ярый соң, мин сине ярдәмемнән калдырмам. Бу юлы да кичереп торам. Ләкин бүген кичке унда өйдә бул, бик мөһим сүз әйтәсем бар. Мин сиңа ул уеннардан качып котылу чарасын өйрәтәчәкмен.

Люциянең шаркылдап көлеп җибәрүеннән Гадилә эшнең җитдигә баруын чамалый иде. Ләкин үзенең сүзендә тормаса да, ничек бетәчәген күз алдына китерә алмады. Кичке унда ул инде Люциянең фатир ишеген ачты.

Ишектән кергәч, Гадилә үз алдында ике шәүләне күрде. Алар караңгы бүлмәгә кереп киттеләр.

Ул да иярде. Ишекне ачып калдырса да, өйдәге әйберләрне күрерлек түгел иде. Люция аңа ишекне япмаска кушты һәм якынрак килде:

-    Син бүген минем канатым астында. Димәк, мин кушканны гына эшлиячәксең. Эш – алдыңда.

Ә мин киттем, ашыгам. Эшләрем күп...

Люция ишекне икенче яктан бикләп, юкка чыкты. Гадилә йөрәгенең ешрак тибүеннән куллары белән диванга тотынды. Калтыраган иреннәрен тешләп канатты. Үзенә таба килгән шәүләнең – Гамил Бариевич икәнен ул әле белми иде. 

2018 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев