Логотип Идель
Язмалар

АЛАБУГАДА “ИХСАН” ТАТАР МӘКТӘБЕ АЧЫЛДЫ

Мәктәптә көненә өч тапкыр хәләл туклану, озынайтылган көн режимы каралган, спорт залы, ашханә IT-сыйныф бар.

Алабуга шәһәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачылды.

Әлеге белем бирү учреждениесен гамәлгә куючы – ТР мөселманнары Диния нәзарәте. Ул Алабуга мөхтәсибәте тырышлыгы белән ачылган һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Ике катлы мәктәп Алабуга шәһәрендә “Танайка - 2” микрорайонында урнашкан. Аның проекты 2016 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов башлангычы белән тормышка ашырыла башлый. Бина иганәчеләрнең матди ярдәме белән өч ел эчендә сафка басты, соңгы бер елда заманча ремонт ясалды һәм барлык уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алынды. Кирпечтән төзелгән бинаның мәйданы 850 квадрат метрны тәшкил итә һәм ул 100 укучыга исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә җылыту системасы көйләнгән һәм бина шәһәрнең үзәкләшкән җылы һәм салкын су линиясенә, канализациягә тоташтырылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп әзерләнгән.

Мәктәптә көненә өч тапкыр хәләл туклану, озынайтылган көн режимы каралган, спорт залы, ашханә IT-сыйныф бар. Урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә, анда волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Мәктәпкә укучыларны кабул итү ел дәвамында алып барылачак, төп өстенлек Алабуга шәһәре һәм районына бирелә.

Тулырак - dumrt.ru сайтында

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев