Логотип Идель
Язмалар

Әстерхан татарлары биюе буенча мастер-класс булачак

13 июль көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында әстерхан татарларының бию үзенчәлекләрен тәкъдим итәчәкләр.

Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе. Программа «Кияүсый» дип аталган перформанстан, ягъни кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләү кебек бию йоласыннан башланып китәчәк. Әстерхан биюенең төп элементларын һәм Әстерхан татарларының бию уеннарын мастер-класс барышында өйрәнеп булачак. Кичке чара һәрвакыттагыча төрле интерактивлар белән үрелеп барачак, диелә хәбәрдә. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать
җитәкчесе, Әстерхан татары Рафаэль Мустяков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов һәм балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Үмәрова катнашачак. Биючеләргә ярдәмгә музыкантлар – вокалист, думбырада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов, саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фархуллин ярдәмгә киләчәк. Бу кичтә күбесенчә Әстерхан татарларының традицион уен коралларын кулланачаклар. Чараның алып баручысы – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.
Керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев