Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Авариядән соң бабайның исерек булуы ачыклана

    "Өмет" газетасы хәбәр итә:

        Башкортстанның Шаран районында МТЗ-50 тракторы ауган. Авария Анисимов Яланы авылы тирәсендә теркәлгән. ЮХИДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә 32 яшьлек водитель һәм аның 45 яшьтәге пассажиры үлгәннәр. Трактор авуының беренчел сәбәбе – таудан түбән таба төшкәндә ир трактор белән идарәсен югалта. Әйткәндәй, водительнең машина йөртү таныклыгы булмаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эше башлаган. Соңгы көннәрдә бу техникада авариягә еш эләгәләр шул. Менә Зилаер районындагы авариядә дә 7 яшьлек малай каза күргән. Бала 59 яшьлек картәтисе белән каядыр барырга дип юлга чыккан. Әмма водитель, шулай ук трактор белән идәрә итүне югалтып, кюветка төшеп китә. Нәтиҗәдә водительнең оныгын төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Авариядән соң бабайның исерек булуы ачыклана, гәрчә үзе юл-транспорт вакыйгасыннан соң гына “төшердем” дисә дә. Тракторчыга водитель таныклыгыннан колак кагу яный.

    Реклама

    фото: сайттан

    Трактор астында калганнар Башкортстанның Шаран районында МТЗ-50 тракторы ауган. Авария Анисимов Яланы авылы тирәсендә теркәлгән. ЮХИДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә 32 яшьлек водитель һәм аның 45 яшьтәге пассажиры үлгәннәр. Трактор авуының беренчел сәбәбе – таудан түбән таба төшкәндә ир трактор белән идарәсен югалта. Әйткәндәй, водительнең машина йөртү таныклыгы булмаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эше башлаган. Соңгы көннәрдә бу техникада авариягә еш эләгәләр шул. Менә Зилаер районындагы авариядә дә 7 яшьлек малай каза күргән. Бала 59 яшьлек картәтисе белән каядыр барырга дип юлга чыккан. Әмма водитель, шулай ук трактор белән идәрә итүне югалтып, кюветка төшеп китә. Нәтиҗәдә водительнең оныгын төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Авариядән соң бабайның исерек булуы ачыклана, гәрчә үзе юл-транспорт вакыйгасыннан соң гына “төшердем” дисә дә. Тракторчыга водитель таныклыгыннан колак кагу яный. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29566

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!