Логотип Идель
Язмалар

Авыл өстендә мөнәҗәтнең моңлы чыңы

Тел, гореф-гадәт, милли традицияләребез сагында торучы авылларыбызның сыналу чоры. Тамырларын онытмаган, буыннар арасындагы рухи бәйләнеше нык булган авыллар заман сынауларын үтеп киләчәккә атлый, башкаларга үрнәк була. Буа районының Исәк авылында үткәрелгән мөнәҗәт башкаручыларның икенче төбәкара бәйгесен тамаша кылганда шундыйрак уйлар килде.

Тел, гореф-гадәт, милли традицияләребез сагында торучы авылларыбызның сыналу чоры. Тамырларын онытмаган, буыннар арасындагы рухи бәйләнеше нык булган авыллар заман сынауларын үтеп киләчәккә атлый, башкаларга үрнәк була. Буа районының Исәк авылында үткәрелгән мөнәҗәт башкаручыларның икенче төбәкара бәйгесен тамаша кылганда шундыйрак уйлар килде. 

Мөнәҗәтчеләр төрле яшьтә...


Төбәкара конкурс оештырылуы Исәк авылының Чуашстан республикасы белән чиктәш булуы, бигрәк тә  якын-тирә авыллар белән дус-тату яшәвенә бәйле. Бәйрәмнәр дә, бәйгеләр дә уртак. Күрше республикадан мөнәҗәтләр бәйгесенә узган ел да бер төркем мөнәҗәтче килгән иде, ә быел оештыручылар, пандемия чикләүләре сәбәпле, катнашучылар санын киметергә мәҗбүр булган. Шулай да бәйгедә барлыгы ике дистә мөнәҗәтче катнашты. 

“Үземне җәннәт бакчасында кебек хис итәм”,- дип башлады сүзен Татарстанның  халык артисты Миңгол Галиев, бәйгегә хәер-фатыйха биреп. Жюри рәисе буларак чакырылган җырчы үз репертуарыннан “Мәрхәбә” мөнәҗәтен башкарды. Миңгол Галиевнең кайтуы гына да авыл халкы өчен үзе бер бәйрәм. Әнә бит алар,  ничек матур итеп, бәйрәмчә киенгән. Аксакал бабайлар, ак әбиләр, алъяпкычлы киленнәр, калфак таккан кызчыклар, түбәтәйле малайлар - барысы да Исәк авылы мәчетенә мөнәҗәт бәйгесенә килгән. Бигрәк тә балаларның тыңлаучы гына түгел, катнашучы буларак килүләре сөендерә. Әбисе Рәфыйка белән чыгыш ясаган 9 яшьлек Камилә Баһманова Чуашстанның Шыгырдан авылыннан. Шулай ук Батыр районының Татар Согыты мәктәбе укучысы Айсылу Нәҗметдинованың да мөнәҗәт әйтүе югары бәяләнде.

 

Конкурс җиңүчесе - Чуашстаннан мәктәп укучысы Әлфис Хисаметдинов


Исәктә уздырылган чарада буыннан-буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр башкарылды. Алар бүгенге көндә дә актуаль, чөнки мөнәҗәтләрдә туган якка, дуслыкка мәдхия җырлана, ислам диненә, әти-әниләргә хөрмәт турында үгет-нәсыйхәт бирелә. Шулай ук бәйгедә чыгыш ясаучылар үзләре язган мөнәҗәтләрне дә әйтте. Аеруча Яңа Тинчәледән Зәүҗия Төхвәтуллованың сугыш афәтен тасвирлаган мөнәҗәте тәэсирле булды. 
Яңа Чәчкап авылы мәдәният хезмәткәре Хөрия Җиһаншинаның мөнәҗәтләр әйтү тәҗрибәсе шактый. Ул республикакүләм бәйгеләрдә дә еш катнаша. “Үзебездә үткәне аеруча кадерле, миңа бигрәк тә Исәкнең кунакчыл халкы, мәчете ошый”- дип оештыручларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Исәк мәчете Ирек Закиров проекты буенча төзелгән...


Чыннан да иман йорты бик уңайлы, махсус проект белән төзелгән Исәктә. Авторы шушы авылда туып-үскән Ирек Закиров - Татарстанның атказанган төзүчесе. Озак еллардан бирле Буа якташлык җәмгыятен җитәкли. Мөнәҗәтләр бәйгесен дә, нәкъ менә Буа якташлык җәмгыяте, Исәк авылы җирлеге җитәкчеләре белән бергә гамәлгә куйган. Мөнәҗәтләр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәрләр. Аларда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Үсеп килүче буынга дини, әхлакый тәрбия бирүдә мөнәҗәтләрнең роле бик зур. Шуңа да авылдашыбыз Ирек Мөнир улы тәкъдим иткәч без берсүзсез үткәрергә риза булдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова. 
Икенче төбәкара мөнәҗәтләр бәйгесенең җиңүчесе исеменә Чувашия республиксыннан килгән мәктәп укучысы Әлфис Хисаметдинов лаек булды. Шулай ук жюри рәисе өлкән яшьтәгеләр арасында да аерым катнашучыларны билгеләп үтте. Җиңүчеләргә, гомумән барлык катнашучыларга Буа якташлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алай гына да түгел, мөнәҗәт бәйгесенә килүчеләр өчен махсус чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Катнашучылар да, карарга килүчеләр дә Исәк авылының уңган хуҗабикәләре пешергән  тәм-томнардан авыз итте.

Миңгол Галиев һәм Ирек Закиров Шыгырдан авылыннан килгән 9 яшьлек Камилә Баһманованы уңышлы чыгышы белән котлый


Үзара аралашу, дуслык бәйрәменә әверелгән бәйгене икенче елга да үткәрәбез дип ышындырды оештыручылар. Авылларны яшәтүдә, милләтебезне, тарихыбызны, рухи кыйммәтләребезне барлауда мондый чаралар бер тамчы булып кына тоеладыр бәлки, ә бит халкыбыз тамчыдан күл җыела дигән. 

Мөршидә Җиһан

Фото:  Гакыйль Камалетдинов
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев