-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Авылдагы 18 йорт янып беткән. Коры үләнгә ут төрткәннәр...

Кемерово өлкәсенең Ижмор районындагы Постниково авылында берьюлы унсигез йорт янып беткән. Ут чолгап алган авылны йөзләрчә кеше һәм егермеләп махсус техника, шул исәптән бер вертолет саклап калырга тырышкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Фаҗигане шаһитлар видеога төшереп алган. «Кемдер коры үләнгә ут төрткән, ә җил шундый каты», — дип сөйли видеодагы ир-ат тавышы.
Постниково авылында яшәүче 36 кеше йорт-җирсез калган, аларның унөче балалар. Өлкә губернаторы бу кешеләргә ярдәм итәргә йөкләмә биргән.
Хәзерге вакытта аларны мәктәп-интернат бинасына урнаштырып торганнар, ашаталар һәм йокы урыннары әзерләнгән.
Имгәнүче кешеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз