Логотип Идель
Язмалар

Авыру уллары әти-әнисенә һөҗүм иткән

Хәзерге вакытта пенсионерлар авыр хәлдә.

Татарстанда авыру улы әтисе һәм әнисенә пычак белән кадаган. 

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында бер ул әтисе белән хәмер эчкәч, әти-әнисе белән әрләшә. Күпмедер вакытта ул пычак алып, аларга һөҗүм итә.

Нәтиҗәдә, хатын-кызның корсагы, ир – атның күкрәк читлеге яралана. Хәзерге вакытта пенсионерлар авыр хәлдә. Хастаханәгә уллары үзе дә эләккән. Аның психоневрология диспансерында исәптә торуы ачыкланган.

Шулай ук "Кеше үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

kazanfirst.ru

фото: пиксабай.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев