Логотип Идель
Язмалар

АЙДАР ГАЛИМОВНЫҢ МАТУР ОНЫГЫ

Ә җырчының шул сүзгә күңеле булган.

Айдар Галимовка еш кына "Бу оныгың бигрәк тә үзеңә охшаган инде", - дип әйтәләр икән. Ә җырчының шул сүзгә күңеле булган.

фото: инстаграм

Кечкенә балаларны шулай бөтен кеше игътибарына куюга каршы булып куям, тик менә бит әле үзем дә шул инстаграм эчендә, мин дә куйдым, ничек кызларымны тиргим инде хәзер?

Бу пандемияның иң уңай ягы безнең өчен, Сафия белән Самираның шушы көнгә кадәр яныбызда булуларыдыр. Көн дә диярлек аларның үсүләрен, һөнәрләр арттыруларын күрү - нинди зур бәхет, үземнекеләрнең ничек үскәнен курми дә калганмын икән бит мин, чапканмын да чапканмын.

Киләчәк турында да еш кына борчылам, элек безнең өчен әти-әни, әби-бабалар борчыла иде, менә безнең дә чират җиткән икән. Нинди заманда яшәрләр бу балалар, нинди илдә, нинди мирас калдырабыз без аларга?

Барысы да хәерле булыр дип өметләнәсе килә, Алла боерса. Исән-сау гына булсыннар, әти-әниләре аларны үзләре карап, тәрбияләп үстерсеннәр берүк! - дигән ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым, Самира чынлап та миңа ошаганмы?  - дип тә сораган әле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев