Логотип Идель
Язмалар

Азнакайда бер ана кызын газаплаган: матур язмаган өчен дә кыйнаган

Татарстан буенча Тикшерү комитеты Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек ханымга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Хатын-кызны балигъ булмаган баланы газаплауда һәм сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр.

    Тикшерүчеләр әнисе җиде яшьлек кызын даими кыйнаганлыгын ачыклый. Бу хәлләр 2019-2020 елларга кадәр дәвам иткән. Хатын баласының матур язмавы, башлыгын дөрес кимәгәне өчен дә кыйнаган. Шулай ук ул кызны ваннага кертеп, кышын балконга куган. Моннан тыш, кызының бармагын да сындырганы булган. 

    Хәзер бала әбисе тәрбиясендә үсә. Хөкем ителүчене ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр. 

kazanfirst.ru

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев