Бакчачылар көненә - ярминкә
Килүчеләр бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала.
5 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачылар көненә багышланган ярминкә узачак.
Килүчеләр бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала.
Ярминкәдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнары җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең башка продукциясе сатылачак. Ярминкәгә шулай ук Татпотребсоюз район бүлекчәләре дә кушылачак, дип хәбәр итә kzn.ru.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев