Логотип Идель
Язмалар

Балачак илендә калган сәяхәт...

Кечкенә чактан ук сәяхәтләр, мавыктыргыч вакыйгаларны эченә алган яңалыклар минеке иделәр. ⠀

Кечкенә чактан ук сәяхәтләр, мавыктыргыч вакыйгаларны эченә алган яңалыклар минеке иделәр. ⠀

Шундый беренче сәяхәтем 4 яшемдә булды. Өлкәннәрдән башка гына. Әтнә районында, Ашыт елгасы буена урнашкан #Күәм дигән авылның башын, аннан районга илтә торган юлның яртысын алган иде ул сәяхәтем.

Безнең өйдән әлеге авылга керә торган юлда ниндидер яңалык, шул ук вакытта үзенә генә хас булган, без – малайларга таныш булмаган сере бар иде. Менә шуны беләсе килеп, тагы ниндидер могҗиза өмет итеп, миннән ике елга өлкәнрәк булган күрше малае белән авылыбыздан чыгып та киттек.
Авыл эче буш, күңелсез. Ә алда ымсындыргыч, җәйге кояш астында ерактагы талларга килеп терәлгән озын – бормалы юл ярылып ята. Тиз – тиз, яланаяк, инде хәйран гына кызып өлгергән тузаннан, артыбыздан килеп кире борып алып кайтып китмәсеннәр дип, #Әтнә ягына карап атларга тотындык. ⠀
Менә авыл артта калды, инде бераз адымнарны акрынайтсак та була, тик нишләптер эчәсе килә башлады. Ә су якында гына. Куе камышлар артында, төнбоеклары белән балкып акрын гына бомаланы-бормаланып #Ашыт елгасы ага. Аның өстен һәр яз агып китә торган агач күперләр каплаган. Ялгышмасам алтау иде бугай алар. Әллә елгага төшеп коенып менәргә инде. Тагы кайчан монда хәтле киләсең әле... Юк, ярамый! Безне алда зур серләрнең ачылышы көтә. ⠀

Менә бер күперне уздык, икенче ... Инде #авыл да артта күзгә күренмәс булып югалды. Күрше малае белән бер – беребезгә карашабыз, дәвам итәргәме, әллә кире борылыргамы? Юк-юк алга! Шул вакыт таллар артыннан зур машина килеп чыкты. Нишләптер бик таныш иде ул. Бу бит безнең күрше, авылдан районга сөт ташучы абый, минем юлдашымның әтисе. Ул туктагач нинди сөйләшү булган, кире өйгә кайткач, орышканнармы, юкмы алары истә калмаган.

Ә менә беренче тапкыр үзебезнең, бернидән курыкмыйча, каядыр без белмәгән “илгә” илтүче юл буйлап сәяхәткә чыгып китүем бүген дә искә төшә... һәм каядыр илтүче юлларны күргән саен: "Исәнме, минем балачагым!"- дип, кулларны җәеп кычкырасым килә!

Фәнис Җиһанша инстаграмыннан

Текст төзәтмәләрсез алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев