Логотип Идель
Язмалар

«БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ФОЛЬКЛОРЫ» - ҖАНИСӘП УҢАЕННАН БЕР БОНУС

Бәлки, шулай туры гына килеп торадыр, әмма, уйлап карасак, җанисәп татар халкына күпме яңалык китерә.

Бәлки, шулай туры гына килеп торадыр, әмма, уйлап карасак,  җанисәп татар халкына күпме яңалык китерә. Әйтик, сез татар фольклорының яңа җыентыгы соңгы тапкыр кайчан чыкканын хәтерлисезме? Әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, дастаннар яки кайсыдыр бүтән жанрга гына караган аерым китапны түгел – бөтенесен бергә туплаганын? Өстәвенә, аерым төбәктә яшәгән милләттәшләребез фольклорын колачлый алганын? 

Шундый бонусларның берсе быел – «Башкортстан татарлары фольклоры» булгандыр. Җанисәп тирәсендә кайвакыт ыгы-зыгылар да күзәтелгәндә, Татарстан милләтнең тарихи, мәдәни, географик һ.б. аспектларын гәүдәләндергән, рухи байлыгын бөтен матурлыгы һәм җетелеге белән күрсәткән шундый хезмәтләрне дөньяга чыгара.
 
Җыентык өч томнан тора. «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясендәге беренче томга күрше республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш – Аскын, Караидел, Краснокама, Кыйгы, Мәчетле, Нуриман, Тәтешле, Учалы, Яңавыл районнарында яшәүче татарлардан  язып алынган үрнәкләр туплап бирелгән.

«Бу районнарда татарлар элек-электән күпләп яши, аларның фольклор мирасы бик бай һәм игътибарны үзенә җәлеп итә», - ди җыентыкны төзүче һәм кереш сүз авторы, БДУ галиме Илдус Фазлетдинов.

Икенче томга Башкортстанның үзәгендә һәм төньяк-көнбатышында урнашкан Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарында яшәүче татарлар фольклоры кертелгән. Татарлар биредә дә күпчелекне тәшкил итә. 
Өченче китапка Башкортстанның көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында урнашкан Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнарында яшәүче татарлар фольклоры кергән. Бу районнарда да татарлар күпләп яши, милли фольклор мирасыбыз бик бай һәм күптөрле. 
Халык әкиятләре, риваять-легендалары, җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре, мәкаль-әйтемнәре, мәзәкләре, сөйләкләре, йола фольклоры һ.б. – җыентыкта авыз иҗатының барлык жанрлары диярлек чагылыш тапкан. Җыентык нигезендә дистә еллар буе җыелган материал ята.
«Хәзерге Башкортстанга караган җирләрдә туып үскән күренекле татар фольклорчылары Нигъмәт Хәким (Кыйгы районының Еланлы авылы) һәм Нәкый Исәнбәт (Салават районының Нәсибаш авылы) биредә яшәүче милләттәшләренең авыз-тел иҗаты үрнәкләрен җыюга сизелерлек өлеш кертсә дә, 1960 еллар уртасына кадәр бу эш системалы рәвештә алып барылмый: фрагментар характерда гына була. Башкортстандагы татар халык иҗаты үрнәкләрен биредә яшәүче башка милләтләр фольклор әсәрләре белән чагыштырма-тарихи планда гыйльми анализлау өчен вакыт, гомумән, килеп җитмәгән була әле. Башкортстандагы татар фольклор мирасының системалы рәвештә җыела һәм өйрәнелә башлавы Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы галиме  Риф Мөхәммәтҗанов исеме белән бәйле. Риф Мөхәммәтҗанов 1967 елдан алып 1990 еллар башына кадәр республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган материалларны саклау һәм өйрәнү өчен, аның тарафыннан үзе эшләгән кафедра каршында фольклор фонды оештырыла», - ди фольклорчы И. Фазлетдинов.
«Башкортстан татарлары фольклоры» 2021 елда Казанда дөнья күрде. Җыентык татар милләтенең күпкырлы, гаять зур территорияләрдә тамыр җибәргән, бай тарихка ия зур халык икәнен тагын бер кат раслый.  Тиражы чикләнгән булу сәбәпле, аны http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/БТ-фольклор-Т1.pdf сылтамасы буенча бушлай электрон форматта йөкләп укырга мөмкин. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев