Логотип Идель
Язмалар

Бәби көткән хатын коронавирустан үлгән

Йөкле хатынны вертолет белән Республика инфекцион авырулар үзәгенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны коткара алмаган.

Йөкле хатынны вертолет белән Республика инфекцион авырулар үзәгенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны коткара алмаган.


Дагыстанда 27 яшьлек йөкле хатын вафат булган. Анда коронавирус булуы билгеле. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.


27 яшьлек хатын Хасавюрт районының Кандаураул авылында яши. Аның көмәне якынча өч-дүрт айлык була. Бу хатын авырый башлагач, үз авылыннан Хасавюрт авылы хастаханәсенә килә. Аннары аны Махачкала хастаханәсенә алып китәләр һәм республика инфекция хастаханәсенә салалар. Йөкле хатында авыр формада пневмония була. Табиблар аны коткара алмый, чәршәмбе кич белән ул үлә.


Соңрак республиканың оператив штабында да бу мәгълүматны расладылар. «Хасавюрт районында яшәүче 27 яшьлек йөкле хатынны вертолет белән Республика инфекцион авырулар үзәгенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны коткара алмаган», диелә бу хәбәрдә.

Пирогов үзәгенең акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы Евгений Кира йөкле хатыннарның инфекция йоктыру ихтималы зур булуын әйтә, чөнки йөклелек вакытында иммунитет үзгәрә, физиологик саклану кими. Аның сүзләренчә, йөкле хатыннар төрле инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Димәк, коронавирус йоктыру ихтималы да арта. Шуның өчен иминлек кагыйдәләрен сакларга кирәк, ди ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев