Логотип Идель
Язмалар

Беренче дәрес

Бүген берәү әйтә: «Бигрәк юктан да кызык табасың инде син, − ди. − Менә, песи турында язгансың...» Бүген бака турында язам.

Бүген берәү әйтә: «Бигрәк юктан да кызык табасың инде син, − ди. − Менә, песи турында язгансың...»
Бүген бака турында язам.
Гөберле баканы күргәнегез бардыр. Кыяфәтсез, тимгел-тимгел төерле, бик куркыныч.
Без кечкенә идек әле. Ничәнче класста укый идем икән? 2-3-4?
Бервакытны әнидән бик кызык сүз ишеттем.
«Сыерны бака имгән, − диде ул әтигә күңелсез генә, сыер имчәген сөртә торган чүпрәген күрсәтеп. − Кан да үлек. Бар әле, битиринардан май алып кайт». Әти "мал бырачы" Тәкетдин абыйларга менеп китте. Ә без энем белән абзарга чыктык та, сыер янына килеп, башыннан сыйпадык, муен астын кашыдык. Бик "жәл" иде безгә сыер. Теге коточкыч баканы табып, үч кайтарырга уйладык.
Моның өчен, ничек тә булса, өйдән кичке якта ишегалдына чыгарга кирәк, чөнки баканың өйалды баскычы астында йоклаганын беләбез. Без аны үзебез шунда куып керттек. Кичә. Ә ул, явыз, сыерга тигән. Менә хәзер без аны...
Кичен әниләрнең телевизор каршына чүмәшкәннәрен көтеп җиткердек тә, энем белән бака ауларга чыгып качтык.
Куе итеп, эңгер-меңгер төшкән, күз бәйләнә, бакаларның нәкъ котырган чагы. Безнең бака да өйалды ташы астында чурлап ятты-ятты да, олы гәүдәсен егетләрчә киереп, язгы төннең исерткеч һавасын суларга чыкты. Без аны таныйбыз, чөнки ул безнең бака. Авыл кешесе үзенең кәҗә-сарыгын, үрдәк-казын, тавык-чебешен бер күрүдә истә калдыра һәм беркайчан да күршесенеке белән бутамый. Әнинең он или торган зур тирән иләген алып чыккан идек, бака чыгу белән өстенә иләк капладык. Тоттык!
Инде җәза бирәсе калды.
Нишләтергә?!
Һичшиксез, үтерергә. Индеецлар турында фильмнарда "Око за око, зуб за зуб! " диләр.
Әмма бака сыерны үтермәгән бит. Сөтен генә имгән.
Тәәәк...
"Око за око, зуб за зуб..." Баканың сөте юк!
Без күптән инде аның тән төзелеше белән таныш идек. Безнең бака бит ул.
Иләкне әйләндереп, эченә баканы утырттык, өстенә энемнең күлмәген капладык та, абзарга сыер янына алып кердек. Менә хәзер сыер бакадан үч ала: каба да йота!
Тик сыерыбыз, нишләптер, безнең кебек уйламый иде. Иләк авызын яртылаш ачып җибәргәч, бер читкә бөрешкән баканы иснәде дә, кытыршы теле белән онга буялган иләк читләрен ялады, аннан зур авызын лач-лоч китереп, борыны белән пошкыра-пошкыра, күшәвен белде...
..Шулай да уйлап таптык без гөберлегә җәза.
Баканы иләктән чиләккә бушатып, урамга алып чыктык, чиләкне эскәмиягә утырттык. Монда баганадан ут яктысы төшә, авыл утлары кабынган, без − баканы, бака безне бик әйбәт күрә иде.
Мин, имән бармагымны үзебезнең класс җитәкчесе Фәймә апа кебек еш-еш селкеп, бакага мораль укыдым. Оялттым, кызарттым. Башка болай эшләргә ярамаганлыгын аңлаттым. Ахырдан җәза итеп, баканы почмакка бастырырга булдык, чөнки мәктәптә иң авыр җәза − "икеле" куеп, почмакка бастыру иде. Бакага чыбык белән төрткәләп, сыерга тимәскә "Честное пионерское − бак!"ны әйттергәннән соң, чиләкне абзар почмагына илтеп бастырдык...
Иртән чыгуга, чиләк үз урынында, ә бакадан җилләр искән иде инде.

Мөгаен, үз гомеремдә беренче тапкыр биргән дәресем шушы булгандыр... 


Халисә Ширмән

Фото: язучының социаль челтәрләреннән

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев