Логотип Идель
Язмалар

Бизнес сакланып калырмы? Путин чыгышы.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең чыгышында пандемия шартларында бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең чыгышында пандемия шартларында бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде.

Аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче компанияләрне өстәргә кирәк, диде ул.

Президент шулай ук кече һәм урта предприятиеләргә дәүләттән бер хезмәткәргә аена 12 130 сум исәбеннән ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Акчаны хезмәт хакын түләүгә юнәлдерергә мөмкин булачак. Бердәнбер таләп - штатның кимендә 90 процентын саклап калу.

Путин сүзләренә караганда, авиация компанияләренә ярдәм итүгә 23 миллиард сумнан артык акча юнәлдерү тәкъдим ителә.

Төбәкләргә өстәмә рәвештә төбәк бюджетларына ярдәм итү өчен 200 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

инде

Фото: Вконтакте

«Идел» журналы 16+

Теги: пандемия, коноравирус, бизнес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев