-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Чәчәк буласым килә

Кызым белән йөзьяшәр имән кочагына сыенып басып торабыз. Аяк астында ромашка чәчәкләре...
- Әти, әти, кара әле! Нинди матур чәчәкләр!
- Әйе, матур шул...
Шунда ромашка чәчәкләре селкенеп куйды.
- Алар нәрсә диләр, әти?
- Алар... Алар... «Безнең дә имән кебек үсәсебез килә», - диләр.
Имән шавына колак салып торганнан сон кызым тагын сорап куйды:
- Ә... Ә имән нәрсә ди?
- Имән: «Минем кояшка кадәр үсәсем килә»,-ди...
Бу вакытта кояш тагын да өскәрәк күтәрелде. Күтәрелде дә кире аска - кызымның йөзенә, кулларына нур ташкыны булып сирпелде...
- Әти, ә кояш нәрсә ди?
- Кояшмы? Ул, сиңа карап: «Җир өстендәге ә-ә-әнә теге чибәр кыз буласым иде»,- дип хыяллана...
-Ә...
- Ә менә син кояшка карап нәрсә диярсең соң? - дип сорыйм кызымнан.; Җавап көтелмәгән, әмма искиткеч дәрәҗәдә хак-дөрес иде:
- Минем чәчәк буласым килә, әти...
Галимҗан Гыйльманов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз