Логотип Идель
Язмалар

ЧИТ ОЯДА ҮСКӘН КОШ МИН...

Урамда сикерешә – сикерешә әниләре янында тәпиләгән балаларны күреп аның кабат йөрәге сыкранып куйды.”Бәхетле сабыйлар” - диде ул калтыранган тәнен кочаклап. “Бала әнисе янында бәхетле!” – диеп кайчан гына күрше кызы Ризидәгә сөйләп утырган иде. Ә бүген шул бәхет дигәнен ул үз күзе белән күрде, гәрчә яралы йөрәге белән тоя алмаса да.

   

  Урамда сикерешә – сикерешә әниләре янында тәпиләгән балаларны күреп аның кабат йөрәге сыкранып куйды.”Бәхетле сабыйлар” - диде ул калтыранган тәнен кочаклап. “Бала әнисе янында бәхетле!” – диеп кайчан гына күрше кызы Ризидәгә сөйләп утырган иде.  Ә бүген шул бәхет дигәнен ул үз күзе белән күрде, гәрчә яралы йөрәге белән тоя алмаса да. Шундый уйларга бирелеп басып торган мәлен ире бүлде. Яраткан хатынының кулларыннан тотты да, нуры качкан йөзендәге сагышны аңлап, күзләренә үзенең моңсу күзен төбәде. “Гаеп синдә генә, Гөлдәния”, – диде . - Болай дәвам итә алмый!

 Ахыргы сүзен Гөлдәния ишетмәде. Ачыргаланып диярлек елап, иренең күкрәгенә башын куйды. “Мин сау – сәламәт хатын – кыз. Ник яралыйсың син минем йөрәгемне?” – диеп куллары белән кыйнап елавын көчәйтте. Ире җавап кайтармады. “Бәхетеңне табарсың әле. Мин бала үстерергә телим, Гөлдәния” – диде ул аннан читкәрәк китеп. Ахырдан хатынының тәэсирен күрмәгәч, ишекне япты да, Гөлдәниянең тормышыннан юкка чыкты. Якты дөньяга газиз бала китерергә хыялланган ана бүген үзен чын кәбахәткә санап, табиб янына атылып керде. Өстәлдә яткан кәгазьдәге язуларны укып чыкты. Ышана ди мени ул йөрәк? Күпме кабатлап торсаң да, үзенекен эшли бит ул. Шуңа күрә табибны кыз тыңламады. Алдына куелган бер стакан суны да тотып кына бәрде, өстәлгә суга – суга “Минем ана буласым килә!” - диеп елады. Шулвакыт әллә кайчангы бер хәл күз алдына килеп басып, Гөлдәнияне өнсез калдырды.

   Яшь чак җүләр чак диләр бит  инде, күпме сүз әйтелеп ташлана, соңыннан гына терсәкне тешләп булмаганы ачыклангач, тормыш газапларыннан ераграк качарга тырышасың. Язмыштан узып булмаганын үз акылың белән аңласаң да, үзеңнекен эшләргә тырышып башка сукмакны сайлап карыйсың. Әмма кешенең йөрәгенә кадап әйтелгән сүз сине бар сукмактан да озата килә. Гөлдәнияне дә озатты ул яман сүзләр. Яшь чагында бигрәк чая кыз булды ул. Дус – ишләре дә бармак белән генә санарлык. Югары очтагы Гөлшаттан күрешкән саен мыскыллы сүзләр белән көлде. Нәрсәсендер яратып бетермәгәне аркасында, төртмәле сүзләре зәһәр иде кызның. 

     Кич утырырга чыккач, Гөлшатны сөйгән егете белән күрүгә, и көнләште дә соң Гөлдәния. Иң чибәр егетне эләктергән бит көндәше! Эчендәге агуын ераккарак чәчим дип, ишетелерлек итеп әйтеп куйды: “Гөлшатка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, барыбер бәхетле итмиячәк ул сине”. Туры бәреп әйткән сүзе сөйгәне кочагында назланган кызның йөрәгендә зур урынны алып, ничә еллар тырнап яшәде. Рәнҗемәде ул Гөлдәниягә, үпкәләсә дә сиздермәде. Сөйгән егетен армиягә озатканда, тиздән балалары буласын әйтте. Гашыйк парның бәхетен күреп Гөлдәния төннәр буе үзен битәрләде. “Балалары исән – сау тумаса гына ярар иде” – диеп үзенең язмышының бер юлын үзен “укыды”. Ниндидер бер гаепсез кызга атап әйтелгән сүзләре үзенә язылган булып чыкты. “Балагыз булмаячак”, – дигән табибны сүгеп тә, тиргәп тә файда юк икән инде. Бәхетсез язмышына ул үзе генә гаепле икән бит. Соң гына аңласа да, тәүбәгә килде Гөлдәния. Биш вакыт намазында Аллаһтан әйткән сүзләре өчен гафу сорады. Ире башка хатынга китеп, аның балаларына “Кызларым” диеп яратып дәште. Авыл халкы каршысында күзгә күренеп түбәнгә тәгәрәгән хатынның яшәргә өмете сүрелә генә барды. Әмма өметсез шайтан гына дигәннәренә ышана иде ул. Бер көтелмәгән вакыйгадан соң ул үзен янәдән дөньяга килгән итеп хис итте.

     Кибеткә барышлый таныш түгел сабый баланы күрде ул бүген. Авыл балаларын танып та бетереп булмый хәзер, хәер Гөлдәниянең кеше арасында йөгәне дә юк, каян белсен инде ул аның кем икәнен? “Апа, сездә биш сум булмас микән?” - диеп күзләренә тутырып караган бала шундый якын иде аңа. Ул ашыга – ашыга кесәсеннән илле сум чыгарып бирде. Әмма теге сабый башын селкеп, “Миңа биш кенә сум кирәк”, – диеп кәгазь акчаны кире сузды. “Ал, балам, ни телисең шуны ал”, – диде Гөлдәния йомшарып китеп. Сабыйның йөзендәге бәхет чаткылары кабынып китеп, кибетче каршына йөгереп килде дә, “Ипи бирегезче”, – диде. Аннан Гөлдәниягә рәхмәтен әйтеп ипиен кочаклап чыгып китте. Эзләреннән карап калган хатын танымады баланы. Кибетче Сания әйтмәгән булса, кем икәне башына да килмәгән булыр иде. “Гөлшатның улы ул, көн саен шул рәвешле ипи ала”, – диде Сания уфтанып. Гөлдәния аның сүзенә ышанмады. Пычрак, өстәвенә ертык кием кигән бала ничек Гөлшатныкы була алсын ди? “Әти – әнисе карамыймы әллә аны?” – Гөлшат икенче атна инде өйгә кайтып керми, Гөлдәния апа. Ә балалар шушы ачы язмышны күреп үсәләр. Гөлдәния кабат яшьлектә әйткән сүзләрен исенә төшереп йөрәген тотты. “Кайтырга кирәк”, - диде ул ашыгып кына. Үзенең әле генә күргән сабыйны куып тотасы килде. Гөлдәниянең явыз теле булмаса, бу малай бөтенләй бу хәлгә каласы түгел иде ич! "Никләр генә каргадым соң гаепсез адәмне?” - диде ул мендәренә башын бәреп. Ник каргадым?! Икенде намазын укып бетергәч, намазлыгыннан тормады Гөлдәния. Гөлшатның бәхетсез язмышына дога кылды.

    “Йә, Раббым, кылган гөнаһларымны гафу кылсаң иде. Гөлшатның сабыен берүк бәхетле итсәң иде”. Шулвакыт мәчеттән азан тавышы ишетелде. “Ахшам да җиткән икән бит инде” – диеп ул кабат намазлыгына басты. Шулай бәйләнеп барган һәр көнен күңеле ошаткан малайга багышлады. Икенче көнне дә күрде ул Раязны. Бу юлы өенә алып керде. Гөлдәниянең өендәге чисталыкны күреп, малай аһ итте. Пычратырмын дип урындыкка да утырмады, идәнгә чүгәләде.

     “Ничек матур монда сезнең” – диде ул чалбарындагы ертыкны каплап. “Үз өеңдә кебек бул”, – диде аңа Гөлдәния футболка белән яңа чалбар сузып.

-    Сез нигә миңа бу киемнәрне бирәсез?

-    Мин аны сиңа диеп алдым, йәле киеп кара әле.

-    Мин хәерче бала түгел. Сездән кием алырга да җыенмыйм.

-    Мин бит сине хәерче димим, башка дусларым булмагач, сиңа бирергә булдым.

-    Ә сезнең балаларыгыз кайда?

    Гөлдәниянең иң авырткан җиренә тиде бала. Баласы юклыкка кайчан гына ышанып килгән хатын өчен бик тә авыр сорау иде бу. “Балаларым юк шул”, – диде ул авыр сулап. Үзе яңа кайнап чыккан чәйнекне сүндерергә ашыкты. Кире әйләнеп кергәндә, теге малай яңа киемнәрне киеп куйган иде. “Менә бит ничек килешә үзеңә!” – диеп Гөлдәния соклануын яшермәде.

- Әнигә ни диярмен соң? Ул кеше биргән киемнәрне кидертми бит миңа.

- Ә син аңа бүләк иттеләр диярсең, борчылма.

Малай ризалыгын белдереп башын селкеде. 

Раязны үз баласыдай күрергә ияләнгән Гөлдәниягә бирәкләр дә авыр иде. Гөлшатның айнымаганын  авыл халкыннан ишеткән саен, баланы кызганды. Бер гаепсез бала нигә ди әле шушы авырлыкта яшәргә тиеш?! Ул бит шушы киң дөньяның матур якларын да күреп үсми! Шуңа күрә Раязның мәктәптән кайтканын көтеп кенә торды. Көн саен чәй эчертеп, кулына перәннек, кәнфитләр тоттырып җибәрде. “Гөлдәния апа, сез шундый әйбәт", – дип дәште  аңа беркөнне Раяз тәмләп чәй эчеп утырганда. “Син үзең дә яхшы егет бит”. – диде Гөлдәния аның башыннан сыйпап. “Минем әнием дә сезнең кебек булса иде ул”. Раязның моңсу күзеннән ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Юк, елаганын ул күрсәтмәде. Тиз генә чәен йотып бетерде дә, пычранган куллары белән битен уып, саубуллашып чыгып китте. Аның хәлен аңласа да, Гөлдәния әнисе турында сүз башламады. Берсендә чистарынып чыксын дип, мунчага алып кергән иде ул аны. Малай мунчаны беренче кат күргәндәй, шаккатып карап торды. “Энем, менә бу мунчала синеке булыр. Суык суны алып кереп куйдым. Рәхәтләнеп юын”, – диде. Раяз аңа таба борылды да, “Гөлдәния апа, мунчага кергәч, тәндәге пычрак та эри икән” – диеп телсез калдырды. Бу сабыйны юындыручы да юк икән бит! - дип аптырады Гөлдәния.

    Өченче сыйныфта гына укыган нәүмиз сабый, мунчаның да ни икәнен белми! Гөлдәния үз эченнән мең төрле уй уйлап Раязга чәй ясады. Шулчак ишектә кыңгырау чылтырады. Җилдәй тузынып кергән Гөлшат Гөлдәнияне күрмәде. Пычрак аяклары белән идәнгә эз салып, улын эзләде. Соңыннан таба алмагач, Гөлдәниянең чәчләреннән умырып тотты да, калын тавышы белән “Кая минем балам?!” – диеп сорады. Гөлдәния дә үз сүзен бирмәде. Кулыннан тотып, этеп җибәргәч, Гөлшат идәнгә егылды. Тора алмый җәфаланганда, Гөлдәния кулларын юып килде. “Балаң булгач ник аны чын анадай тәрбияләмисең?!” - диеп йөрәгендә җыеп килгән нәфрәт утын чәчә башлады. “Ул бит мунчаның да ни икәнен белми! Баланы тиешенчә тәрбияли алмагач нинди ана ди инде син!” Гөлшат аның сүзен тыңларга да теләмәде. Баласын эзләп, бөтен бүлмәне актарып чыкты. Бәхетенә каршы ишектән сөенә – сөенә Раяз килеп керде.

    Каршына килеп баскан чиста егетне Гөлшат әллә танымыйча шунда, озак карап торды. “Балаңны танымыйсыңмы әллә?” – диде Гөлдәния. “Нишләтәсең син минем улымны?" – диеп Гөлшат улының кулларыннан тотты да җилтерәтеп чыгып китте. 

    Әнисенең әлеге гамәленнән соң, Раяз озак көннәр күренмәде. Гөлшат тагын югалгач, Гөлдәниянең ишеген какты. “Гөлдәния апа, бүген генә сездә төн чыгыйм әле. Әни кайткач, мине үтерәм дип янады!” Гөлдәния шул арада Раязга урын җәеп куйды. Үзе аның яныннан китмәде, озын керфекләренә, куе чәчләренә озак кына карап ятты. “Үз балам кебек бит син миңа” – диде ул эченнән үзен чын анадай хис итеп. Раязга булган мәхәббәте чисез иде аның, гәрчә Гөлшатка башкача караса да.

    Раязны ун яшь тулгач, шәһәрдәге туган тиешле кешеләре үзләренә алдылар. Гөлшатның айныган чагы булмады. Үз нарасыен Балалар йортына тапшырырга әзер булган ананың фикере белән туганнары килешмичә, шәһәрдә кеше булыр дип, мәктәпкә гариза да тутырдылар. Очрашуларының соңгы көннәрендә Раяз Гөлдәниядән күзен алмады. Тамагында җыелган төерне йота алмыйча, сүзен дә әйтә алмый газапланды егет. Инде буй җитсә дә, күңеле белән Гөлдәниянең сабые иде ул. Күзеннән бер – бер артлы аккан күз яшьләрен Гөлдәниядән яшереп, читкә карады да “Гөлдәния апа, сезгә бер – ике сүзем бар” – диде тыныч кына.

-    Тыңлыйм, балам.

-    Сез миңа шундый матур итеп балам дип эндәшәсез. Мин нинди генә кире бала булсам да, сез мине чын кеше иттегез, актан караны аерырга өйрәттегез. Үз балагыздай күргәнегез өчен мең рәхмәт сезгә! Әгәр сезнең алдыгызда гаебем булса, берүк кичерә күрегез. Әни кеше берәү генә була инде ул, шуңа күрә мин үз анамны да яратам. Әмма сез минем өчен башка кеше. Рәхмәт сезгә!

-    Сабыем! – дип кочты аны Гөлдәния эчендәге сагыш – кайгысын кая куярга белмичә. Үз балам кебек бит син миңа, үзем тапкан балам кебек.

Алар озак сөйләшеп тора алмадылар. Раяз машинага утыру белән, тәрәзәсен ачты да, “Мин кайтачакмын! Көтегез!” – диеп кенә әйтергә өлгерде. Гөлдәния аны башка күрмәде...

***

     Әлеге хәлләрдән соң кимендә ун ел узып китте. Гөлдәния күзгә күренеп картайды, ябыкты. Янәшәсендә  “Әнием”, – диеп дәшүче балалары булмау җанын телгәләде. Соңгы көннәрендә кемгә таяныр соң ялгыз ана? Туганнары да кайтып тормый. Һәр аткан таңны соңгысына санап шулай көн күрде Гөлдәния. Берсендә күрше Ризидә кереп аның күңелен күтәреп җибәрде. “Гөлдәния, болай өй тавыгы булып ятма, бүген кич белән ниндидер шәһәр артистлары килә. Яшьләр төркеме дип әйттеләр, ялгышмасам. Шуларны булса да карап, җаныңа тынычлык табарсың. Ризидәнең тәкъдименә күпме генә карышса да, ахырдан риза булды Гөлдәния. Шкафтагы тузанланып беткән киемен юып, үтүкләп кигәч яшь кызларга охшап калды. Күршесе дә төрттереп кенә әйтеп куйды “Болай чыксаң, билләһи, алып китәрләр үзеңне”. “Кемгә кирәк соң мин?” – дип Гөлдәния чәчләрен рәтләп куйды. 

   Клубта кеше шыгрым тулы иде. Иң уртадагы урынга барып утыргач, Гөлдәния үзенең янында Гөлшат утырганын күреп, телсез калды. Үзе исерек тә түгел, матур киенгән. Менә гаҗәп, диде ул үзалдына уйланып. Сәхнәгә чыгып баскан яшь җырчы кемгәдер бик охшаган иде. Зәңгәр төстә кыйбатлы костюм кигән, үтә дә чибәр егет башта тамашачыларны барлап, карап чыкты. Соңыннан салмак кына көй кушылды. Ә бу егет микрофонын кулына алды да, матур тавышы белән сөйләп китте:

-    Ана, ана дибез! Ә кем соң ул ана кеше?! Баласын дөньяга китереп, барлык авыр сынаулардан күз карасы кебек саклап, яклап, кирәк булса утка суга кереп яшәгән зат кына ана була аладыр, минемчә.  Бүгенге концертыбызны да изге затларга багышлыйбыз. Әмма минем иң алдан шуны әйтеп үтәсем килә, сезнең арада минем өчен иң якын булган кеше утыра. Юк, кеше сүзе генә аңа бармый. Ул чын фәрештә. Аның күзенә карап нинди генә изге сүзләр әйтсәм дә аз булыр төсле. Чөнки миңа эшләгән яхшылыгы өчен мин ул хатын каршында баш ияр идем. 

 Өченче сыйныфта укыган чагым. Ашыйсым килеп, кибеткә ипи алырга төшеп киттем. Кесәмдә нибары биш кенә сумлык акча иде. Кибетчегә сузарга оялып, әнинең әҗәте күплеген белеп, янда басып торган ападан акча сорадым. Ул миңа биш сумлык урынына илле сум биреп “Ни телисең, шуны ал” -  диде. Ә мин аның илле сумына бер ипи алып, калганын кесәмдә сакладым. Хәзер дә саклыйм, яшермим. Чөнки чын күңеленнән мин мескен баланы җәлләп биргән акчасына мин яхшылыкны сатып ала алмадым. Чөнки яхшылык күңелнең иң тирән почмагында яши ул. Кесәмдә шул акчаны кая барсам, шунда йөрттем. Тамагым ачкан очракта да, аны кулланырга уйламадым. Акчадан да кадерле иде аның күзләре, ихлас сүзләре барысы да. Урамда ауналып бетеп, киемемдә катып калган балчыкны да, күңелемдәге авыр сагыш белән юып төшерде ул изге зат! Әгәр рөхсәт итсәгез, мине үз баласыдай күреп тәрбияләгән илаһи якын кешемә зур рәхмәтемне җиткерер идем. Шушы ак розаларны да балаңнан итеп кабул итсәң иде, Гөлдәния апа. Шулчак бөтен зал дөрләп кул чабарга тотынды. Гөлдәниянең елап шешенеп беткән күзләре бар нәрсәдән матур күренде Раязга. Янына төшеп, битләреннән үбеп ак розаны тапшырганын тын да алмый күзәткән Гөлшатның йөрәге кагып куйды. Әмма газиз улы аңа күтәрелеп карамады.

     Раяз “Ана” җырын башкарганда, залдагы бөтен халык елап беткән иде. Моңлы иде бала. Ә бит шушы моңны Гөлдәния ничә ел ишетмәде. Бәлки яхшылык эшләгәннән соң кабынган сәләттер ул, кем белә бит! Әмма каян гына килмәсен  чын күңеленнән җырлады егет. Күзләрен Гөлдәниядән алмады. Клуб артында үкенеп елап яткан Гөлшат бөтен язмышын каргап, җирне тырнады. “Үзем тәрбияләгән булсам!” – диде ул өзгәләнеп. 

   Раязны армиягә дә Гөлдәния озатып калды. “Балакаем”, – дигән сүзләр белән кулъяулыгын чигеп тапшырганда, үз баласын озаткан кебек карап калды. “Мин кайтканда да шулай каршыларсыңчы!” – диде Раяз, күз яшен тыя алмыйча.  Шул чагында Гөлдәния үзен иң бәхетле анага санап, бар җиһанга ишетелерлек итеп, “Көтәм, балам!” – диеп кычкырып кул болгады. Аның әйткән сүзе гүя еракларга кадәр яңгырады. Тапкан ана түгел, баккан ана кадерле була икән дип уйлады ул...

2016 ел 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев