Логотип Идель
Язмалар

«ЧЫН ТАЛАНТЛАР АРАСЫНДА БЕРКАЙЧАН ДА КОНКУРЕНЦИЯ БУЛА АЛМЫЙ!»

​​​​​​​Илһам аңа махсус рецепт буенча төнәткән яран таҗлары аша килә, әмма ул таҗларны нәкъ менә тиешле микъдарда салып төнәтү зарур. Ул беркемгә дә сиздерми генә, тавыш-тынсыз шуып хәрәкәт итү осталыгына ия.

Илһам аңа махсус рецепт буенча төнәткән яран таҗлары аша килә, әмма ул таҗларны нәкъ менә тиешле микъдарда салып төнәтү зарур. Ул беркемгә дә сиздерми генә, тавыш-тынсыз шуып хәрәкәт итү осталыгына ия. Азу ярган солянка әзерләү остасы, җитмәсә, тәмләткечләр урынына метафора-символлар өсти дигән матур шик тә бар. Аның үз туксаны – туксан, хәер, әле бәлки туксан гына да түгелдер... Ә менә иллесенә, әйтсәң, берәү дә ышанмый!

...Һәм бу әңгәмә һич кенә дә юбилей уңаеннан түгел!

 

 - Шагыйрь булмаса, Рәмис Аймәт кем булыр иде?

 - Чынлап та, кем булыр иде икән? Балачакта бакчада эшләргә яратуымны, агачлар, чәчәкләр үстерергә һәвәслегемне күрепме, әтием мине яратып «Мичурин» дип йөртә торган иде. Бездән ерак булмаган Тәтеш урман хуҗалыгына укырга баруымны теләде. Яңа өй, мунча салырбыз, каралты-кураларны яхшыртырбыз, дип хыяллангандыр инде... Йорт-җиребез искерәк иде шул. Соңрак, уттай кызу җәй уртасында, янгын чыгып, ихатабыз тулысынча янып көлгә калды...

1 нче сыйныфка баргач, укытучының: «Үскәч кем буласың килә?» – дигән соравына, бөтен классны яңгыратып: «Артист булам!» – дип кычкырып җавап биргәнемне хәтерлим. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керү теләге дә юк түгел иде... Хәер, әдәбият юлын сайласам да, артистлык, хобби буларак, мине гел озата барды. Студент чакта университетның халык хорына, соңрак «Каз канаты» бию ансамбленә йөрдем. Әле хәзер дә, конферансье сыйфатында, төрле концерт программаларын, иҗат кичәләрен алып барам, күңелем теләгәндә, үз шигырьләремә иҗат ителгән җырларны үзем башкарам.

 - Иҗатыңа иң югары бәяне кем бирде?

 - Беренче җитди һәм ташка басылган бәя көтмәгәндә-уйламанда булды. «Шомырт салкыннары» исемле тәүге җыентыгым дөнья күргәч, әдәбият галиме Мәсгуть Гайнетдинов аны кулына төшергән дә, «Иблис каһәрләгән язмыштан» дигән күләмле генә рецензиясен бастырып чыгарды. Соңрак иҗатыма Дания Заһидуллина, Тәлгат Галиуллин, Алсу Шәмсутова кебек тәнкыйтьчеләр игътибар итте.

 - Минем үзем өчен шигырь, беренче чиратта, коткару чарасы. Дога, мантра... Шигырь язмаган булсам, кайсыдыр кичерешләрдән, тормыштагы хәлләрдән исән дә калмаган булыр идем, дип шикләнәм. Синең өчен ничек?

 - Бу яктан без, Луиза, фикердәшләр булып чыктык бит әле. Әйтик, «Шомырт салкыннары» минем өчен чын мәгънәсендә үз-үземне коткару чарасы булды дисәм, һич кенә дә арттыру килеп чыкмас. Ул җыентыктагы барлык шигырьләр дә тормышымдагы мәгълүм бер хәлгә протест, бойкот буларак иҗат ителде. Бу хакта сүз чыкканда, Ркаил Зәйдулла, ярым шаяртып: «Фәлән вакыйга Рәмиснең үлгән күзәнәкләрен яңадан уятты», – дияргә ярата. Ә менә уйлап карасаң, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» ничек коткару чарасы булмасын инде, йә...

 - Кантның шундый сүзләре бар: «Две вещи наполняют душу всегда новым и все более сильным удивлением и благоговением – звездное небо надо мной и моральный закон во мне». Шагыйрь моралист булырга тиеш түгел, дип еш кабатлыйбыз, әмма ул, синеңчә, әхлакый яктан камил зат булырга тиешме?

 - Ай-һаай... ерак тарихка китеп, шагыйрьләрнең әхлагын тикшерә башласакмы?.. Бу урында, миңа калса, бер вакыйганы искә алу урынлы булыр. 1924 елда Сергей Есенин Әзербәйҗанга бара. Шунда аңа дуслары урман кырыендагы бер чишмәне күрсәтә. Баксалар, чишмәнең улагы күгәреп, мүкләнеп, шактый таушалып беткән. Һәм шунда шагыйрь болай дип әйтеп куя: «Мин дә шул улак кебек, ләкин миннән әлеге кизләү суыннан да чистарак, сафрак су ага...»

Еш кына кайбер язучы, шагыйрьне якыннан белгән, аның белән аралашкан укучылардан мондыйрак сүзләр ычкынып куя: янәсе үзен дә, холкын да җенем сөйми, ә әсәрләрен яратам. Ничек әле начар кешедән әйбәт, йөрәкләргә бәлзәм булып ята торган иҗат җимеше туарга мөмкин соң? Шуның нәкъ киресе: тормышта һәрьяклап әйбәт, тәртипле, итагатьле, эчми-тартмый торган иҗатчының әсәрләре берәүнең дә җанына шифа бирми. Әллә инде шигырь шагыйрьнең үзендә җитенкерәмәгән уңай сыйфатларны тулыландыру чарасы гынамы, дигән уй да туа... Шул ук Тукаебыз ничек ди бит: «Сүземә карагыз — юллар ачармын, үземә бакмагыз — үзем начармын...» Яки Анна Ахматованың шигъри юлларын искә төшерик: «Когда б вы знали, из какого сора растут стихи, не ведая стыда...»

Шагыйрьне күпме генә әүлиягә тиңләргә тырышмасыннар, ул, барыбер, шушы ук җир кешесе, халкының газиз баласы. Шулай да ул гадәти генә җир кешесе түгел. Бу тормышта гавам күрмәгәнне күрергә, гавам тоймаганны тоярга, сизенергә мөмкин. Шуңа ул кайчакларда ярсып чыгырдан чыгарга да, нәрсәләрдер дәгъваларга да, җәмгыять белән каршылыкка кереп, психологик бойкот иглан итәргә дә мөмкин... Шагыйрь моралист булырга тиешме, юкмы, анысын кистереп кенә әйтә алмыйм, ләкин аның иманы нык булырга тиеш.

 - Минем «интеллектуаль» поэзия, проза дигән төшенчәләргә бик нык ачуым килә. Югыйсә, кеше әдәбиятка, сәнгатькә килә икән, һичшиксез белемле, чын мәгънәсендә интеллектуал булырга тиеш бит инде. Әллә шарт түгелме?

 - Язучы, һичшиксез, белемле булырга тиеш. Белемсез язучы талантлы әсәр тудыра алмый. Чөнки ул һәр нәрсә турында үзенең интеллектуаль каланчасыннан торып фикер йөртә. Шул ук вакытта, әдәби әсәрдә акыл артык өстенлек итсә, андый әдәби әсәр, нинди жанрдан булуына карамастан, үзенең сәнгати кыйммәтен югалтырга да мөмкин. Шигырь бит ул – бик күп компонентлар кушылмасы. Ләкин алар билгеле бер пропорциядә булганда гына әсәр укучы күңеленә барып кагыла: уйландыра да, сискәндерә дә...

 

 

 - Син үзеңне ни дәрәҗәдә бу чор кешесе дип саныйсың? Сайлау мөмкинлеге булса, кайсы дәвердә яшәр идең?

 - Миңа шушы чорда туып, шушы чорда яшәргә, иҗат итәргә насыйп булган икән, димәк, мин бөтен барлыгым белән – шушы заман кешесе. Шигырьдә күпме генә романтик булсам да, тормышта мин шактый реалист кеше. Һәм, реалист буларак, чынбарлыкны ничек бар шулай кабул итәм. Ә инде сайлау мөмкинлеге булса, язучыларга тирән хөрмәт булган, шул ук вакытта алар системаның коралы рәвешендә файдаланылмаган дәвердә яшәр идем. Тик тарихта андый дәверләр булдымы икән ул?!

 - Ә шулай да... без иҗатка килгән еллар – әдәбиятка карата ихтирам булган еллар иде бит. Хәзер каләм әһеле белән «бичара», «мескен», хәтта ки «мәхлук» сүзләре янәшәрәк йөри шикелле. Синеңчә, без язучының дәрәҗәсен ничек яңадан кайтара алабыз?

 - Тарихка күз салсак, язучының дәрәҗәсе, терекөмеш баганасы кебек, бер күтәрелгән, бер төшкән. Совет чорында каләм әһеле идеология составында каралгач, хакимият тарафыннан игътибар үзәгендә тотыла иде. Бүген, минемчә, иң элек, язучы үз дәрәҗәсен үзе күтәрергә тиеш. Моның өчен халык игътибарын җәлеп итә торган әсәрләр язарга кирәк. Кызганыч, андый әсәрләр бездә хәзер бик аз туа. Бүген татарны Россия һәм дөнья аренасына чыгарырлык, хәзерге заман укучысының таләпләренә туры килерлек югары кимәлдә иҗат ителгән әсәрләребез бик күренми. Кайберәүләр каләм хакы аз түләнгәнгә әйбәт әсәрләр язылмый, дияр. Юк. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Язучылар берлеге Татарстан Президенты ярдәме белән «Атаклы кешеләр» сериясеннән роман язу өчен кайбер язучыларга махсус заказлар биргән иде. 5 елга якын вакыт узды. Ләкин 5 автордан бары тик икесе генә заказларын үти алды. Юкса саллы гына ганорарлар да алдан ук түләп куелган иде. Димәк, хикмәт гонорарда гына түгел...

Совет системасы таркалганга 30 елдан артык вакыт узса да, без һаман шул чорны сагынабыз, ностальгия белән яшибез. Кайбер каләм әһелләребез, нишләптер, язучыга әсәр иҗат итү белән бергә башка бурыч-таләпләр дә куйган яңа заманда яшәргә җайлаша алмады димме...

 

Дәүләтнең язучыга игътибары нинди булуга карамастан, әдәбият беркайчан да үзенең тәрбияви миссиясен үтәүдән туктамады.

 

 - Үзеңне нинди әсәр, кино герое белән тәңгәлләштерә аласың?

 - Студент елларымда Лена апа Шагыйрьҗан миңа инглиз язучысы Эдвард Бульвер-Литтонның «Кенелм Чиллингли, его приключения и взгляды на жизнь» дигән китабын бүләк иткән иде. Әсәрнең герое белән булган бик күп вакыйгаларда, нишләптер, гел үземне күрдем... Хәтерлисеңме, Тукай музеенда эшләгәндә, син, үз итеп, «Бельфегор – призрак Лувра» исемле француз фильмына нисбәттә, мине «Бельфегор» дип атап йөртә идең. Бельфегор – җанына тынгы тапмыйча, җир белән күк арасында бәргәләнеп йөрергә мәҗбүр булган борынгы Мисыр рухларының берсе. Фильмда ул, тавышсыз-тынсыз гына шуып, Лувр коридорлары буйлап йөри. Әйе, миндә дә бар андый үзенчәлек: сиздерми генә, шуып кына хәрәкәт итә белү...

 - «Шагыйрь «халыкныкы» булырга тиеш» дигән гыйбарә бар. Әмма, үзең әйтмешли, кайчандыр Такташларны яттан белгән «халык» бүген еш кына шактый уртакул шагыйрьләрне пьедесталга күтәрә. Халык яратсын өчен «уртакулланыргамы», әллә «аңлашылмый торган», «интеллектуал шагыйрь» булып йөрергәме?

 - Минемчә, чын шагыйрь махсус «уртакулланып» та, «аңлашылмый торган», «интеллектуаль шагыйрь» булып та уйный алмый. Әйтик, күпме генә тырышсалар да, Тукай – Дәрдемәнд кабыгына, Дәрдемәнд Тукай кабыгына кереп яши, иҗат итә алмаган кебек, һәр шагыйрь индивидуаль булып калсын. Чын иҗатчы, чын сәнгатькяр беркайчан да укучы зәвыгына яраклашырга, аның кубызына биергә тиеш түгел. Һәркемнең – үз укучысы.

 - Синең аудиторияң – ул кемнәр?

 - Язучылар берлегендә дә эшләгәч, укучылар белән даими очрашырга, әдәби кичәләрдә катнашырга, төрле аудитория каршында чыгыш ясарга туры килә. Элегрәк еш кына нинди шигырь укыйм икән дигән сорау каршында аптырап калган чакларым булгалады. Дөрес әйтәсең, бүгенге заман публиканың зәвыгын шактый үзгәртте. Аңа күбрәк примитив җыр текстлары дәрәҗәсендәге шигырьләрне «давай»! Мин үземне күбрәк салон шагыйре дип саныйм. Аудиториям – шигъриятне бөтен нечкәлекләре белән кабул итүче, психологик кичерешләрне бар тирәнлеге белән тоючы-аңлаучы тамашачы. Бу очракта мин югары белемле, интеллектуаль тамашачыны гына күз алдында тотмыйм. Гади халык арасында да иҗатымны яратучы, кабул итүчеләр җитәрлек. Туган авылыма кайткач, гап-гади авыл апалары фәлсәфи шигырьләремне яттан укып мине каршы ала икән, ничек итеп аларны түбән зәвыклы дип әйтә аласың.

 - Һәр иҗатчы өчен дә язу (сәнгать әсәрен тудыру) процессы сакраль, яшерен, әмма публика өчен нәкъ менә шуның белән кызыклы да. Син ничек язасың? Аерым ритуалларың бармы?

 - Игътибар белән тыңла... Кайнар суга җиде яран яфрагы саламын да, шуны берничә көнгә төнәтергә куям. Иҗат итәр алдыннан төнәтмәне берничә йотым эчеп куямын да, илһам дигәнебез, канатларын җәеп, үзеннән-үзе килә!... (Елмая).

 

 

Бәйрәмнәрдә солянка пешерергә яратам. Килгән кунаклар еш кына: «Мондый солянканы ресторанда да ашаганыбыз юк», – дип, мактый-мактый ашыйлар. Ә мин, шагыйрь-җан, ышанмасам да ышанам шуңа. Чөнки мин аны, нәкъ шигырь язгандагы кебек, бөтен нечкәлекләрен, образ-метафораларын туры китереп пешерергә тырышам.

 

 - Замандашларыңнан кемнең сүзе, бәясе синең өчен әһәмиятле? Кем фикереңне үзгәртергә этәрә ала? Язганыңны кемгә беренче итеп укыйсың?

 - Элегрәк яңа язган шигырьләремне иң элек Лена Шагыйрьҗанга укый торган идем. Ярты төн уртасында телефон аша шигырь укышкан чаклар күп булды. Фикерне үзгәртүгә килгәндә, мин холкым белән бераз кирерәк кеше. Еш кына тәнкыйть белән бик үк килешеп җитмим. Кем әйтмешли, үз туксаным туксан. Әле дә хәтерлим, заманында Лена Шагыйрҗанның сүз башы белән «Ватаным Татарстан»да бер шәлкем шигырьләрем басылырга тиеш иде. Шунда Лена апа, берничә шигыремне редакцияләп, кул керткән. Бу «төзәтү» миңа һич кенә дә тынгы бирмәде. Ахыр чиктә, түзмәдем, газета иртәгә басылып чыгарга тиеш дигән көнне редакциягә барып, «төзәтүләрне» үземчә калдырттым.

Замандашларымнан Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина фикерләре минем өчен кадерле. Тәнкыйтьче Дания Заһидуллинаның бәясе, аның шагыйрьне үтәли күрү сәләте сокландыра.

 - Лена апа, дигәннән... аның иҗат һәм дуслык мәктәбен үткәннән соң, түбәнлекне, уртакуллылыкны, икейөзлелекне шунда ук кире кагарга гына каладыр шикелле. Әмма тормышта бит болардан котылып булмый. Синең бирешмәү ысулларың нинди?

 - Мәктәп елларында ук яза башлап, балалар матбугатында шактый гына шигырьләрем дөнья күреп, әдәби бәйгеләрдә җиңүләр яулаган булсам да, шигърияттә мин үземне шактый соңлап таптым. Беренче шигырь җыентыгымны да утызны узганнан соң гына чыгару бәхетенә ирештем. Сүз уңаеннан, Лена апа ул бит үзе дә шигърияткә соңлабрак килә... Бер-беребезгә яңа язган шигырьләрне укып утырулар, рус һәм дөнья әдәбияты турында җанлы әңгәмә корулар Әдәбият институтына тиң зур мәктәп булган икән. Шулар нәтиҗәсендәме, иҗатымның өслүбе, фәлсәфи тирәнлеге, эстетикасы күзгә күренеп үзгәрде, камилләште.

Тормышта да, иҗатта да күпме генә фикердәшләр булсак та, Лена апа белән килешмәгән чаклар да аз булмады. Аеруча шигъриятнең халыкчанлыгы мәсьәләсендә. Бу, мөгаен, беребезнең күбрәк – Тукай, ә икенчебезнең Дәрдемәнд мәктәбенә тартылуыннан да килгәндер.

Никадәр генә туры сүзле, принципиаль булырга тырышмасын, Лена апаның бит үзенә дә еш кына түрәләр каршында ялагайланырга, хәтта икейөзләнергә туры килгәли иде. «Ни өчен алай итәсең?!» – дигәч, «И энем, яныңда терәк-таянычың булмагач, нишләмәк кирәк инде?!» – дип авыр сулап куя иде. Ләкин, бернигә карамастан, ул мондый жестларны тормыш уены гына дип санап, ахыр чиктә барыбер үзе булып кала белде. Яшьрәк чакта хаклык, гаделлек эзләп, миңа да шактый кыен ашарга туры килде. Ләкин принципиаль мәсьәләләрдә бирешмәдем кебек...

 

Җанымда мең төрле утлар уйнаса, газаплар телгәләсә дә, мин барыбер кешеләргә елмаям. Әле тагын аларның хәлләрен сорашам, борчу-мәшәкатьләре булса, шулардан коткарырга тырышам. Һәм итальян шигърияте классигы, иҗатта «кайгы-сагыш теоретигы» дигән исем алган Джакомо Леопардиның иң авыр чакларында дустына язган хатындагы юлларын искә төшерәм: «Быть радостным – это мой долг!»

 

- Сине дә «сагышлы шагыйрь», диләр. Килешәсеңме?

 - Әйе, килешәм. Дәрдемәндлек бар миндә. Ләкин, күпләр уйлаганча, пессимист түгелмен. Бу хакта заманында тәнкыйтьче Мәсгуть Гайнетдинов, үземә калса, бик хаклы язып чыккан иде: «Җыентыктагы йөрәккә кабарлык сүзләр белән өзгәләнүләр, үлем, һәлакәт мотивы белән тәмамланулар, – дигән иде ул, – кара төшенкелекне, пессимизм-гаҗизлекне аңлата икән дигән нәтиҗә чыгара алмыйбыз. Бу һич кенә дә хушлашу, җиңелү, шигърияте түгел, яңа киң офыклар ача торган казаныш, җиңү гармониясе...» Сагышлы булу белән бергә миндә Такташча бунтарьлек-гыйсьянчылык та юк түгел, дип уйлыйм...

 - Сине актара, айкый, тетрәндерә торган шагыйрьләр, язучылар кемнәр?

 - Яшьрәк чакта күп кенә шагыйрьләр, язучылар сокландыра, гаҗәпләндерә, тетрәндерә иде. Ләкин, еллар узган саен, әлеге тойгылар бераз сүрелә, сүлпәнләнә төште... Бер шигыремдәге кебек: «Әллә инде Җирләр убылдымы, әллә Күкләр үсте бер башка?» Күрәсең, яши-яши кыйммәтләр алышына тора, аларга мөнәсәбәтебез дә үзгәрә. Әдәбиятка, үз-үзебезгә карата таләбебез арта. Шулай да, эчем пошканда, татар шигъриятеннән Роберт Әхмәтҗанов, Ләис Зөлкарнәй шигъри җыентыкларын кулыма алам, рус әдәбиятының Көмеш чорын үз итәм, дөнья әдәбиятыннан француз, испан шигърияте күңелемә якын.

 - Син матур җырлыйсың, җыр сәнгатен яхшы беләсең, җырчылар, композиторлар белән дуслыгың көчле. Синең кадәр үк җырламаучылар да сәхнәне баскан заманда яшибез. Җырчы карьерасы кызыктырмадымы?

 - Кызыктырмады, дисәм, мөгаен, хата булыр иде. Кызыктырды. Сәхнә мине һәрвакыт ымсындырып торды. Ләкин... сәхнәне йөзләгән җырчы басып киткән бер заманда, бик күпләрдән аерылып торган үзенчәлекле талантың юк икән, кәсепчегә әйләнеп, массада буталып, уртакул җырчы булып йөрүдән ни файда?! Шулай да мин гомерем буе җырдан, сәхнәдән аерылмадым. Күңелем кушканда, җае чыкканда, һәрвакыт җырладым.

 - Әдәбият-сәнгать дөньясында конкуренция була алмый, дисәләр дә, асылда әле ничек кенә бар икәнен яхшы беләбез. Синең кайчан да булса кемнедер үзеңә конкурент итеп сизгәнең булдымы, бәлки, кемнеңдер сиңа ул «роль»не мәҗбүри такканы булгандыр?

 - Миңа калса, әдәбият-сәнгатьтә чын талантлар арасында конкуренция беркайчан да була алмый (иҗади көнчелекне конкуренция итеп санамаганда!). Әйтик, Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалованы искә төшерик. Нинди конкуренция булсын ди алар арасында?! Һәр икесе – индивидуаль, кабатланмас шәхес. Икесе дә, бөтен барлыкларын биреп, халкыбызга хезмәт итте. Һәркайсының үз тамашачысы булды. Әдәбият дөньясын алсак, шул ук Тукай белән Дәрдемәнд бер-берләренә конкурент булганнармы? Конкурент булса, Дәрдемәнд үзләре нәшер иткән «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналына Тукайның шигырьләрен соратып алып, аңа иң зур гонорар түләр идеме?!

Беркайчан да кемнедер үземә конкурент итеп сизгәнем булмады. Дөрес, әдәбият дөньясында еш кына кемнедер кемгәдер үч итеп махсус ясалма рәвештә «үстерергә тырышу», көндәшлек тудырырга омтылу кебек очраклар булгалап тора. Ләкин галиҗәнап Вакыт һәркемне дә үз урынына куя. Ходай бар ул!

 

 

Конкуренция иҗаттагы көнлекчеләр, кәсепчеләр арасында гына булырга мөмкин. Чөнки иртәгә иҗатта калу-калмаулары хакында үзләрендә үк тулы ышаныч юк. Шуңа, бер-берләрен чәйни-чәйни, теше-тырнагы белән «бүгенге көнгә» ябышалар.

 

«Миллилек», «милләт» төшенчәләре юылып бара. Кайбер галимнәр техник прогрессның билгеле бер этабында – индустриаль җәмгыятькә аяк басканда формалашкан «этник тәгаенлек» киләчәктә инде зарур булмаячак, дип тә фаразлый. Без «милли»лектән кая таба атлый, юл тота алабыз, синеңчә? Нинди темаларга, проблематикага барып чыга?

 - Минемчә, бу шовинистлар теориясе. Аллаһы Тәгалә кешеләрне аерым кавемнәр итеп яраткан. Бер-берләре белән аралашып, бер-берләрен баетып яшәргә мөмкинлек тудырган. Ә син искә алган теория-фараз, гомумән, Күкләр канунына каршы бару дигән сүз. Хәзерге заманда сынаулардан исән-аман калган милләтләр җиң сызганып үзләренең тарихларын өйрәнә, тамырларын барлый. Бу җәһәттән космополитизмга тартылу кешелекне һәлакәткә китерәчәк. Минемчә, миллилек, милләт төшенчәләре киләчәктә тагын да көчәя барып, Күкләр канунына яраклашачак.

 - Татарча язмый торган язучы татар язучысы була аламы?

 - Була ала. Әгәр дә ул үзенең әсәрләрендә татар язмышын, шушы милләтнең яшәешен сурәтләп, башка милләтләр өчен дә кызыклы әсәр тудыра ала икән, аның, чын мәгънәсендә, татар язучысы булырга хакы бар. Тарихта моның мисаллары аз түгел. Әйтик, кыргыз милләтен дөньяга таныткан Чыңгыз Айтматов, бөтен төрки халыкларның мәнфәгатен кайгыртып яшәгән Олжас Сөләйманов мисаллары гына да күп нәрсә турында сөйли. Гәрчә алар рус телендә иҗат итсә дә...

 - Бүгенге татар шигъриятенә синең бәяң? Әйтик, 10 баллы шкала буенча?

 - Мин ниндидер жюри комиссиясе вазыйфаларын үз өстемә алып, татар шигъриятенә төгәл баллар куярга җыенмыйм. Ләкин шуны әйтә алам: безнең шигърият гомер буе татар әдәбиятының алгы сафында барды. Бүген дә ул үзенең әйдәп баручы позициясен югалтмый. Иң борчыганы шул: нишләптер, иң талантлы дигәннәр йә бик аз яза, йә бөтенләй иҗат итми. Ялкаулыкмы бу, киләчәккә булган өметсезлекме?

 - Син чит илләрдәге шагыйрьләр белән бәйгеләрдә алышкан шагыйрь. Без дөнья контекстында нинди урында торабыз? Татар шигъриятенең дөнья аренасындагы позицияләре нинди?

 - Миңа күбрәк төрки телле шагыйрьләр фестивальләрендә катнашырга туры килде. Һәм шуңа инандым: татар шигърияте абруйлы мәктәбе булган, зур, олы, мәртәбәле шигърият ул. Ләкин, дөнья аренасына чыгу мәсьәләсенә килсәк, төрле сәбәпләр аркасында, үзенә лаеклы мөмкинлекләрен күрсәтә алмый.

Әйтик, төрки дөньяда бүген ирекле шигырь, верлибрлар иҗат итү модада булса, безнең татар шигъриятендә башлыча 10/9 үлчәменә корылган, һәм тематик, һәм образлылык ягыннан әллә ни яңалыгы булмаган үтә дә традиционлык өстенлек итә. Минемчә, бездә әле башка милләт кешеләренә дә кызыклы булган стильләр төрлелеге, үзенчәлекле шигъри дөньялар җитенкерәми. Татар шигъриятенең дөнья аренасындагы позициясен билгеләгәндә уйланырлык нәрсәләр күп әле.

 - Сине күп тәрҗемә иттеләр һәм итәләр. Үзең дә әдәби тәрҗемә белән яратып шөгыльләнәсең. Тәҗрибәң ни турында сөйли: шигырьне гомумән тәрҗемә итәргә мөмкинме? Кирәкме?

 - Еш кына һәрбер милләтнең шигърияте үз туган телендә генә тулы канлы яңгырашка ия, тәрҗемә аша әлеге халыкның җанын, күңел тибрәнешен бөтен хасиятендә биреп җиткереп булмый, диләр. Хак сүзләр. Шулай да, без дөнья әдәбияты шагыйрьләре белән тәрҗемә аша таныштык. Һәр халыкның рухи үсеше, интеллекты аның шигъриятендә җете чагыла. Татарны башка халыкларга ничек танытырга? Бары тик иң әйбәт әдәби үрнәкләрне сайлап алып, автор талантына бәрабәр тәрҗемәчеләр табып, аларга икенчел яшәеш биреп кенә!

Сиңа гел җитәкче урыннарда эшләргә насыйп булды, димме, туры килде, димме... Бу сиңа кай ягы белән ярдәм итте, кай ягы белән комачаулады?

 - Студент еллардагы бер кызыклы вакыйга искә төште. Шулай бервакыт Ркаил Зәйдулла Мөхәммәт Мәһдиевтән: «Мөхәммәт абый, «Әллүки»дә бездән соң каләм тибрәтүче өметле яшьләр күренәме?» – дип сораган, имеш. Бик озак уйланып торганнан соң, Мәһдиев вәкарь белән генә болай җавап биргән: «Шактый гына өметле ике егет күренә. Икесе дә – мишәр егете. Берсе – Чүпрәледән, икенчесе синең якташың – Чувашстаннан. Синең якташың дигәнем шактый сәер күренә. Мөгаен, киләчәктә бары тик иҗат белән генә шөгыльләнер. Ә менә Чүпрәле егете иҗатын административ хезмәт белән бергә бәйләп бара торганга охшаган». Сүз бүген Лондонда яшәүче сабакташым, шагыйрь Рөстәм Сүлти һәм минем хакта барган икән.

Остазым әүлия булып чыкты! Гомер буе иҗатны административ эш белән бергә алып барырга туры килде. Баштарак – Шәриф Камал, Габдулла Тукай музейларының директоры, соңрак Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазыйфаларын башкардым. Лена Шагыйрҗан да: «Русларда Тютчев, нинди нечкә лирик шагыйрь булуына карамастан, тормышта үтә дә практик булган», – дип, минем белән чагыштырып куя торган иде.

Ярдәмгә килгәндә, бу вазыйфалар миңа кешеләр белән аралашу мөмкинлеген бүләк итте. Кешеләр белән эшләргә бик яратам. Җиңел аралашучан мин. Ләкин хезмәткәрләрем алдында үземне беркайчан да: «Мин җитәкче!» – дип, югары куймадым. Араларында, әйтерсең, эреп югала идем. Хәзер дә шулай. Әниемнең: «Син үзеңне әллә кемгә куйма, сине башкалар күтәрсен!» – дигән сүзләре җитәкчелек эшендә мине гомер буена озата килде. Музейда эшләгәндә оештыру сәләтемне тагын да камилләштердем. Зур тәҗрибә тупладым. Музей, гомумән, минем өчен зур мәктәп булды. Эш буенча Россиянең бик күп шәһәрләрендә булып, музейларында гиздем, дөньяга карашымны киңәйттем. Төрле телләрдә шигъри җыентыкларымның дөнья күрүенә, рус һәм төрки дөнья язучылары белән иҗади элемтәләр булдыруга, мөгаен, Язучылар берлегендә эшләвем тәэсир итми калмагандыр.

 

Язучының төп максаты иҗат итү булырга тиеш. Минем бик күп энергиям иҗтимагый эшләргә, оештыру эшләренә китте. Ләкин һич кенә дә үкенмимен. Узган гомеремнең бер генә мизгеле дә заяга узмады. Һәрвакыт янып, башкарган бөтен эшемнән тәм табып яшәдем. Ялгышларым, гөнаһларым булса, бер Ходам ярлыкасын!

 

-Тормышта сине нәрсә чыгырдан чыгара ала? Һәм бу хәл еш буламы?

 - Гаделсезлек, оятсызлык, намуссызлык. Мин тормышта шактый тыныч, сабыр кеше. Ләкин чыгырдан бер чыгам икән, берәгәйле чыгам.

 - Шигърияттә озын-озак елларга калып, иҗатын сүндерми (шаблонга әверелми) яшәр өчен шагыйрьгә нинди сыйфатлар кирәк?

 - Иманыңны сатмыйча, гомер буе шигърияткә тугры булып калырга кирәк. Һәм... беркайчан да эзләнүдән туктамаска.

 - Үзеңне үз яшеңдә тоясыңмы? 50 яшь – ул нинди уйлар, тойгы-кичерешләр белән характерлы?

 - Тышкы кабыгым яшьрәк күренсә дә, иҗатта мин тумас борын картайган идем инде. 20-25 яшьтә язган шигырьләремдә үк яшәү-үлем, фанилык фәлсәфәсе тулып ята иде. Мөгаен, картая-картая, киресенчә, яшьлек, мәхәббәт турында язармын кебек.

50 яшь – ул инде уен эш түгел. Бу яшьтә күп кенә каләмдәшләрем, дусларым гомер, иҗат кибәннәрен очлап, теге дөньяга ук китеп барды. Еш кына: «Милләтемә нәрсәләр эшләдем?», «Кешеләргә изгелекләрне җитәрлек кылдыммы?» дигән сораулар чолганышында калам. Картлыгымны уйлап, аның белән әңгәмәләшеп алган чакларым да була. Өйләнмәдем. Хатыным да, балаларым да юк. Соңгы көннәремдә авызыма кем су салыр? Гаиләсе, балалары булып та, авызына су салучылары булмаганнарны хәтерләп, бераз тынычланып та куйган булам. Ни булса да, бар да – Ходай кулында.

 

Әңгәмәдәш: Луиза Янсуар

Фотолар: Рәмис Аймәтнең шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев